Барлык яңалыклар

Европадагыча булырмы?

Кыйммәтле машиналарда юл йөрү кагыйдәләрен бозучы водительләргә югары штрафлар кертер вакыт җитте, диләр.

Европаның күп кенә илләрендә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга штраф күләме аның хезмәт хакына карап билгеләнә. Кыйммәтле машиналарда җилдерүче хәлле кешеләргә 50 тапкырга кадәр югарырак штраф протоколы төзелә.
Безнең илдә иске "Лада" да йөрүчегә дә, дистә миллионнарча торган Lamborghini, Rolls-Royce, Benttey водителенә дә бер үк административ җаваплылык каралган. Зәңгәр экраннар аша бай малайларының бернинди кагыйдәләрне дә санга сукмыйча, хәтта махсус рәвештә кагыйдә бозуларын еш күреп торабыз. Бай әтиле кызлар аларны да уздырып җибәрә. Андыйлар водитель таныклыгын алдырганнан соң да берни булмагандай "текә" машиналарда җилдерә.
Дәүләт Думасының төзелеш һәм транспорт комитеты рәисе урынбасары Владимир Афонский, кыйммәтле машиналарда даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен бозучы водительләргә югары штрафлар кертер вакыт җитте, дигән тәкъдим белән чыгыш ясады. Рөхсәт ителмәгән урыннарда машина калдыручылар, парковка хакын түләмәүчеләр дә башлыча алар икән. 2019 нчы елның беренче кварталында гына да Мәскәү шәһәрендә 9 меңнән артык "люкс" автомобильләр штраф тукталышына озатылган. Элегрәк алар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус билгеләнгән урыннарда үзләренең машиналарын куеп китәргә кыенсынмыйлар иде. Чөнки "инвалид" махсус билгесен теләсә кайсы автомобиль кибетендә сатып алып куеп була иде. Монысы инде бөтенләй мәгънәсезлек. Әлеге махсус билгеләр, төбәкләрдәге медицина үзәкләре аша гына бирелә башлагач, андыйлар сирәгәйде. Шулай да очрый икән. Махсус билгеләнгән урынга сәламәт кеше машинасын куйса 5 мең сум күләмендә штраф салына. Тик 5 миллион сумлык машинада йөрүчегә нәрсә инде ул 5 мең сумлык штраф. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе идарәсе илнең транспорт министрлыгы белән берлектә даими рәвештә кагыйдә бозучыларның аерым исемлеген дә төзи башлаган. Бу исемлеккә тәртип бозарга яратучы чит ил гражданнары да кертеләчәк.
Бар дөньядагы кебек, Русиядә арендага машина алып тору хезмәте дә эшләп килә. Ул "каршеринг" дип атала. Кара исемлеккә эләгүчеләргә арендага машина алу да рөхсәт ителмәячәк. Кагыйдәләр бозып, таныклыгын алдырмаучыларга да аренда автомобиле бирелмәячәк.
Болар барсы да - булачак закон проектына тәкъдимнәр генә. Күпләр аның закон булып җитешүенә ышанмый да. Чөнки бай кешеләргә өстәмә салым кертү хакында сүзләр ничә еллар инде йөри. Берничә тапкыр аны Дәүләт Думасына да тәкъдим иттеләр. Әмма аның гамәлгә кергәне юк. Бездә 10 мең сумга хезмәт хакы алучы да, 10 миллион алучысы да шул ук 13 процент салым түләүне дәвам итә. Кыйммәтле машиналарда йөреп тәртип бозучыларга да җил-яңгыр тимәс, мөгаен.
Читайте нас: