Үзе эшләгән банктан 25 миллион алып югалган Луиза турында сүзләр һаман тынмый.
Хәйруллиннарның якыннарыннан ДНК анализлары алулары Луизаның әтисенең күңеленә тагын да шом сала. Тапканнармы, үле гәүдәләре килеп чыкканмы – ачык кына аңлатучы булмаган. Чынлыкта исә, криминалистлар бу фаразны да кире какмый.
Югалган кешеләрнең туганнарыннан ДНК анализы алу – гадәти практика. Кайвакыт бик күптән вафат булган кешеләрнең гәүдәләре табыла. Аларны, гадәттә, танырлык булмый. Шундый очракта, алдан алынган ДНК анализлары белән чагыштырып карап, фәлән кешеме-юкмы икәнлеген тиз ачыклап була.
ДНК анализы алуның тагын бер сәбәбе – розыск игълан ителгән кешеләргә охшашларның табылуы. Кулга алынган кешенең документы булмаса, исемен әйтмәсә, тиз арада кемлеген ачыклауда ДНК анализы ярдәмгә киләчәк.
Криминалистлар бу соңгы фаразга игътибарлырак карый: бәлки аларны исән килеш тапканнардыр да, кемлекләре тулысынча ачыкланганчыга кадәр әйтми торалардыр.