Барлык яңалыклар

Ә күршеләр азрак түли

Коммуналь хезмәтләргә һәр гаилә уртача күпме түли?

Коммуналь хезмәтләргә һәр гаилә уртача күпме түли?
Гамәли монополияләр проблемалары институты тикшерүләр үткәргәннән соң җавап биргән – Уфада һәр гаилә уртача кеременең 10,9 процентын “коммуналка” өчен түли. Акчага әйләндергәндә, бу уртача 6,2 мең сум килеп чыга.
2018 елда уфалыларның уртача җан башына төшкән акчалата кереме 28,6 мең сум тәшкил иткән. Әлбәттә, саннар төрле шәһәрләрдә төрлечә. “Коммуналка” чыгымнары һәм керемнәр нисбәтенең иң яхшысы Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда, диләр. Казанда, мәсәлән, уртача эш хакы 33 мең сум булса, шуның уртача 5,67 мең сумы торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләрен түләүгә китә.
Мәскәүдә яшәүчеләрдә бу сан шулай ук икенчерәк: җан башына төшкән уртача керем - 61 мең сум, ә “коммуналка”га уртача 9 мең сум түлиләр.
Читайте нас: