Барлык яңалыклар

Иткә хак күтәрелерме?

Кош-корт, сыер һәм дуңгыз итенә хак 10 процентка артырга мөмкин, диләр.

Кош-корт, сыер һәм дуңгыз итенә хак 10 процентка артырга мөмкин, дип яза “Известия”. Читтән азык өстәмәләре кертүчеләргә соңгы өч ел өчен өстәлгән хакка (НДСка) салым өстәсәләр, шулай булуы ихтимал.
Кибет киштәләрендәге итләр бәясенең 60 процентын мал азыгына киткән чыгымнар тәшкил итә. Ә мал азыгына өстәмәләрнең 90 проценты читтән кертелә.
Кайсы яктан карасак та, алданабыз инде, җәмәгать. Кибеттә "кушылмасыз азык ашап үскән малныкы" дип алдап саткан итләргә дә хак арттыралар. Авылда җиләкле печән ашап үскән мал итен очсызга сатарга мәҗбүрләр...
“Башстат”ның атналык мониторингыннан күренүенчә, Башкортстанда дуңгыз ите һәм тавык итенә хак 1% арткан инде. Аның белән бергә сөт хакы - 2%, тоз - 2%, кишер - 3%, бәрәңгенеке 6% арткан.
Читайте нас: