Барлык яңалыклар

Акча тутырылган янчык таптым...

Күп итеп акча тутырылган кошелек тапсагыз, нишләр идегез?

Акча тутырылган кошелек тапсагыз, нишләр идегез? Акчасын югалтучыны табарга тырышып карыйсызмы? Әллә үзегезгә аласызмы?..
Бик авыр сорау. Әлбәттә, һәркем үзенчә хәл итә торгандыр. Ә менә Мичиган университеты икътисадчылары шушы сорауны дөньякүләм дәрәҗәгә чыгарган. Иң намуслы кешеләрне ачыклау өчен алар “югалган” акча янчыгы белән глобаль тәҗрибә үткәргәннәр. Дөньяның 40 илендә 17 мең акча янчыгы “югалтып” караганнар.
Тәҗрибә түбәндәгечә барган: институт хезмәткәрләре, үзләрен үтеп баручы дип таныштырып, банкларга, полиция участокларына, музей, театрларга “югалган” кошелекларны кертеп чыкканнар. Вакытлары юклыкка сылтанып, башкалардан әлеге табылган акчаларны хуҗаларына кайтаруны үтенгәннәр. Кошелекларга хуҗасының исеме һәм электрон адресы язылган визиткалар салганнар.
Тәҗрибәдән соң шулар ачыкланган: акчаларны хуҗасына кайтару проценты илләр арасында нык аерылган һәм янчыкта акча күбрәк булган саен, аны хуҗасына кайтару да ешрак булган. Дания, Швеция, Яңа Зеландиядә яшәүчеләр иң намуслысы булып чыккан. Ә менә Кытай, Перу, Казахстанда күп акчалы кошелекларның уртача алганда 8-20 % гына кайтарганнар.
Тагын шунысы кызык: Ватиканда һәм коррупциягә каршы бюрода югалган кошелекларны кайтаручы булмаган!
Әйткәндәй, тәҗрибә өчен 600 мең доллар акча тотынылган.
Читайте нас: