Барлык яңалыклар

Яман шештән кайда күбрәк үләләр?

Башкортстанның Саулык саклау министрлыгы яман шештән үлү очраклары иң күп булган районнарны атады.

Башкортстанның Саулык саклау министрлыгы яман шештән үлү очраклары иң күп булган районнарны атады.
Белгечләр соңгы 10 елда яман шештән үлү очракларын исәпкә алган. Рак авыруы буенча 6 район иң начарлар рәтендә. Бу исемлекнең башында Шаран тора. Биредә 100 мең кешегә 249,7 үлем очрагы туры килә. Аннары Стәрлебаш – 243,8, Бишбүләк – 228,5, Бәләбәй – 215,1, Ярмәкәй – 215, Гафури – 211,5.
Уртача алганда, Башкортстанда һәр 100 мең кешенең 178,6сы яман шеш авыруыннан якты дөнья белән хушлаша. Республикада иң күп таралганы дип үпкә, ашказаны, күкрәк бизе яман шеше санала.
Читайте нас: