Барлык яңалыклар

Депутатның тракторын тартып алганнар

Моны прокуратура таләп иткән.

Башкортстанның Югары суды, прокуратура апелляциясе буенча, Бәләбәй районындагы авыл советы депутатының "МТЗ-80" тракторын тартып алган. Бу хакта республиканың күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Депутат 2018 елның ноябрендә Малоалександровка авылы янында 12 юкә һәм 18 каен агачы кискән. Агач кисүгә аның рөхсәт кәгазе булмаган. Ул агач кәүсәләрен үзенең тракторына төяп алып киткән.
Зыян суммасы 59 мең сум дип бәяләнгән. Шәһәр суды аны законсыз урман кисүдә гаепле дип таныган, бер елга шартлы хөкем иткән һәм бензин пычкысын конфискацияләгән.
Прокурор хөкем карары белән килешмәгән һәм шикаять биргән. Шикаятьтә тракторны да конфискацияләү кирәклеге әйтелгән. Суд күзәтчелек ведомствосы дәлилләре белән килешкән һәм депутатның машинасын тартып алганнар.
Читайте нас: