Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
29 июнь 2019, 14:37

Ярлылыкка һәм эчкечелеккә каршы көрәш башлана

Төбәк башлыгы, районнар буйлап йөргәндә, авылларда гади халыкның ничек яшәвен күрүен һәм күргәннәре аның күңелендә тирән яра калдыруы турында әйтте.

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров V Бөтендөнья башкортлары корылтаенда ярлылык һәм алкоголизм белән көрәшергә чакырды. Төбәк башлыгы, районнар буйлап йөргәндә, авылларда гади халыкның ничек яшәвен күрүен һәм күргәннәре аның күңелендә тирән яра калдыруы турында әйтте.
“Күпләребез, шул исәптә мин үзем дә, авылда туып-үскәнбез. Без нәкъ авылның телебезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклаучы нигез икәнен аңлыйбыз. Шуңа да авыл җирендә яшәүчеләрнең яшәү дәрәҗәсен яхшырту минем һәм хөкүмәтебез эшчәнлегендә өстенлекле булачак”, - дип ассызыклады ул.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, авыл җирендә урындагы үзидарәне ныгытырга, фермер һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтергә, кооперацияне киңәйтергә, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүне, агротуризмны үстерергә кирәк.
Хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрнең тагын берсе – авылларда эчкечелек белән көрәш. Радий Фәрит улы республика халкын бу зәхмәт белән көрәшергә, яшерен рзвештә алкогольле эчемлекләр җитештерүне булдырмаска, суррогат сатмаска чакырды.
Читайте нас: