Башкортстанда кешеләр иң күп үлгән районнарны атадылар. Бу кара исемлектә беренчелекне Борай районы алган –1 мең кешегә 19,5 кешенең үлеме туры килә. Шулай ук, Архангель һәм Мәләвез районнары да мактана алмый, анда бу сан 19,4 һәм 18 тәшкил итә.
Ә менә Уфа районы (1 мең кешегә 9 үлем очрагы), Нефтекама (9,5), Чишмә (9,6) үлем очраклары иң азы теркәлгән районнар исемлеген җитәкләгән.