Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 июнь 2019, 17:59

Ничә йолдызлы поликлиникада дәваланасың?

Русиядә поликлиникаларга кунакханәләр кебек йолдызлар бирергә уйлыйлар.

Русиядә поликлиникаларга кунакханәләр кебек йолдызлар бирергә уйлыйлар. Тәкъдим әлеге вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгында ныклап уйлана.
Яхшы эшләгән поликлиникалар йолдыз алачак. Сүз эшне сыйфатлы оештыру турында бара: табибка язылу уңайлы, поликлиника эчендә күрсәтә торган билгеләр, мәгълүмат стендлары булырга тиеш.
Бу проектка Русия буйлап 2 мең поликлиника кушылган, хәзер аларның эшчәнлеген бәялисе бар.
Поликлиникалардан соң киләчәктә стационарларга, балалар поликлиникаларына да йолдызлар бирү карала. 2024 елга аларның саны 7 меңгә җитәргә тиеш.
Читайте нас: