Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 июнь 2019, 16:39

Кешеләр нигә танау чокый?

Танавыңны чокыма! Бу сүзләрне ишетмәгән һәм әйтмәгән кеше бик аздыр. Гомумән, андый кеше булса әле...

Танавыңны чокыма! Бу сүзләрне ишетмәгән һәм әйтмәгән кеше бик аздыр. Гомумән, андый кеше булса әле...
Танау чокуның медицина термины да бар – «ринотиллексомания».
Бу күренешне фәнни күзлектән чыгып тикшерүләр чагыштырмача яңа үткәрелә башлады. 1995 елда Американың ике галиме Томпсон һәм Джефферсон Висконсин штатында сораштыру үткәрә һәм ямьсез дип кабул ителсә дә, танау чокуның шактый киң таралган күренеш икәнен ачыклый.
Биш ел үткәч Бангалордагы (Һиндстан) психик сәламәтлек һәм нейрофәннәр милли институты табиблары Читтараньан Андраде һәм Шриари бу мәсьәләне тирәнрәк өйрәнергә була. Сораштыруларда активрак катнашучы мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итә алар. Һәм менә ниләр ачыклыйлар: 7,6% укучы чама белән көненә 20 тапкыр танавын чокый, ә 20%, гомумән, ринотиллексомания өлкәсендә җитди проблемалары барлыгын таный. Сәбәбенә килгәндә, күпчелек тын алышын җиңеләйтер, чистартыр өчен эшли, әмма укучыларның 12 % сәбәпсез генә, ошаганга чокый булып чыга.
Танау чоку - тырнак чәйнәү, чәч яки төк йолку кебек патология түгел. Әмма шулай да сәламәтлеккә зыян сала ала. Чөнки пычрак тырнак аша танауга, ә аннан тын юлына да бик күп бактерияләр үтеп керергә мөмкин.
Шулай итеп, ни өчен чокый соң кеше танавын? Галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмаган, әмма ике сәбәбен атаган. Беренчесе, кеше танавында “уборка” эшләүдән канәгатьлек ала. Икенчесе, танау җайлы урында урнашкан. Икенче сүз белән әйткәндә, кеше анда чокына алганга чокына булып чыга.
Әйткәндәй, әлеге проблеманы төптән тикшерергә алынган Һиндстан галимнәре һәм Шриари 2001 елда Шнобель премиясе белән бүләкләнгән. “Кайбер кешеләр танавын кеше эшенә тыга. Ә минем эшем кеше танавына тыгылу булды” - дигән Андраде бүләкләү тантанасында.
Читайте нас: