Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
24 июнь 2019, 17:29

Ашыгыч ярдәмнән 27 кешенең китүе – һәлакәт

Башкортстанда 2018 елның октябреннән алып Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән 27 кеше эштән киткән. Һәм бүгенге көнгә кадәр буш урынга бер белгеч тә килмәгән.

Башкортстанда 2018 елның октябреннән алып Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән 27 кеше эштән киткән. Һәм бүгенге көнгә кадәр буш урынга бер белгеч тә килмәгән. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.
"Ашыгыч медицина ярдәме станциясе кебек зур булмаган коллектив өчен минус 27 – һәлакәт, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. – Шуңа күрә чарасын күрегез һәм хәлне төзәтегез, хезмәтләр күрсәтү сыйфатына йогынтысы булмасын".
Радий Фәрит улы әйтүенчә, ашыгыч ярдәм коллективы зур түгел, шуңа алар өчен махсус берәр программа булдыру хөкүмәтнең хәленнән килә.
Читайте нас: