Бүген, ягъни 24 июньдә, үткән БР Адвокатлар палатасы конференциясендә аның советына һәм палата президенты Булат Юмадиловка ышаныч күрсәттеләр.
Советка һәм палата президентына ышаныч мәсьәләсе РФ Тикшерү комитеты хезмәт вазифасын кулланып эре мошенниклык кылу факты буенча җинаять эше ачкач күтәрелде. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 2014 елда совет Булат Юмадиловның әбисеннән (хатынының әнисе) офис арендалаган һәм аны ремонтлау өчен әгъзалык взносларыннан кергән 3,7 млн. сум акчаны тотынган. Тикшерүчеләр бу очракта ай саен взнос түләп баручы палата әгъзаларын зыян күрүчеләр дип саный.
Бүген үткән конференциядә Юмадиловка оппонет булып чыгыш ясаучы адвокат Александр Войцех үз фикерен белдерү өчен трибунага чыккач, аңа сүз әйтергә ирек бирмәделәр, төрткәләп дип әйтерлек, трибунадан читләштерделәр. Менә шулай пар чыгарып алгач, утырыш штат режимында дәвам иткән.