Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 июнь 2019, 18:09

Бер кыз үбешүдән үлгән

20 яшьлек Мириам Мишлен Дюкрэ егете белән үбешкәннән соң җан тәслим кыла.

Канадада 20 яшьлек Мириам Мишлен Дюкрэ егете белән үбешкәннән соң җан тәслим кыла. Бу турыда, башкаларга да сабак булсын дип, кызның әнисе хәбәр иткән.
Аның әйтүенчә, кызының арахиска аллергия булган, астмадан җәфаланган. Егете исә бу проблема турында белмәгән булган. Очрашу алдыннан арахис пасталы бутерброд ашаган. Очрашкач, яшьләр үбешкән һәм Мириам буыла башлаган, шуның белән матур мәхәббәт тарихына нокта куелган. Кыз ашыгыч ярдәм чакырырга өлгергән. Тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Читайте нас: