Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 июнь 2019, 16:52

Көт, авылым, мин кайтырмын... синдә үләргә

Атна саен җомга һәм шимбә көннәрендә шәһәрдән чыгу юлына озын чылбыр булып бер-бер артлы машиналар тезелә башлый.

Атна саен җомга һәм шимбә көннәрендә шәһәрдән чыгу юлына озын чылбыр булып бер-бер артлы машиналар тезелә башлый. Шәһәр халкы атнаның шушы ике генә көнен булса да, рәхәтләнеп авыл һавасын сулап, иркенлектә үткәреп калырга тырыша. Шуңа күрә җомга кичен Уфадан чыгар өчен, ә якшәмбе көнне, киресенчә, шәһәргә керер өчен шактый озак “бөке”ләрдә утырырга туры килсә дә, түзәләр.
Авыл үзенә тарта шул. Һәм яшь барган саен шәһәрнең чагу утлары ныграк ялкыта, авылның тыныч урамнары ныграк сагындыра. Мәктәпне тәмамлау белән теләмәсә дә (калыр иде – эш юк) шәһәргә чыгып китеп, ярты гомерен шунда эшләп, бүген инде урта яшьләргә җиткән апа-абыйларда исә ул сагыну хисе иң көчлеседер. “Балаларны үстергәнче генә яшәсәк, пенсиягә чыкканчы гына торсак, икенче көнне үк кайтып китәр идек авылга!”- дип таш йортлар арасында җан асрап яши алар. Шуңа күрә ата-анасыннан калган йорт-кураны да сатмый саклыйлар – киләчәктә үзләре кайтып яшәргә җыена. Киткәннәрнең барысы да кире кайта дигән сүз юк. Кайберәүләрнең кендек бавы авылдан бөтенләй кибеп өзелә. Карт көннәрендә шәһәр фатирының уңайлыкларын ташлап китәргә әзер түгел булып чыга андыйлар. Өстәвенә, авыл җирендә дәваханәләрнең булмавы да куркыта үзләрен. Ә шәһәрдә, ни генә дисәң дә, кайсы табиб кабинетын нинди хәрби тактика белән “оккупировать” итәргә кирәклеген беләләр.
Мәктәпләр ябылган, клублар зур йозакка бикләнгән авылларда яшьләр калмый диярлек. Әмма авыллар бетми. Буш өйләргә кайчандыр чыгып киткәннәр кайта. Хәер, бу эшче көчләр арта дигән сүз түгел. Алар шул үз хуҗалыкларында гына эшләп яшәргә кайталар. Шәһәр кешене бик тиз үзгәртә бит ул. Анда күз ачып йомганчы сыңар чиләк су күтәрсәң дә кулга кан савар кешегә әвереләсең. Ә ун-егерме елдан соң гомумән кешенең рәте бетә. Шәһәр кешенең сутын суырып ала да, авылга таба “төкерә” булып чыга. Буш йортларга нәкъ шундый картлар кайта инде. Гомер буе эшләп, авылын сагынып түзеп-чыдап яшәү дәверендә фатир ала алган булса, андыйларны бик бәхетле дип санарга кирәк. Менә хәзер баласына фатирын гына түгел, ипотекасын да мирас итеп калдыралар. Чөнки пенсия яшенә җиткән булса да, банкларга бурычы түләнеп бетми.
Гади авыл кешесе яңа күршегә сөенә, әлбәттә. Сөйләшергә, аралашырга кеше булды әле ди. Урамыбыз бетми әле ди. Шәһәрдән кайтканы да үзенчә шатлана. Күчтәнәчкә сөт-күкәен булса да кертәләр, сатып аласы юк, акча җанга кала ди. Авылда ит-күкәй бушка дип уйлау ташка басылган бит инде, нишләмәк кирәк.
Ә, онытып торам икән, үлгәч йола буенча барлык шартларны үтәп җирләрләр дип тә сөенә алар. Авылда зияраттагы җир өчен дә түләргә кирәкми - бушка.
Димәк, авылга кайтып төпләнергә вакыты нәкъ шул үзе. Димәк, бер чыгып киткәннәрне шуннан иртәрәк кайтыр дип көтәсе юк...
Читайте нас: