Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 июнь 2019, 21:07

Ачу, сагыш, борчылу хисләре өстенлек итә

Хис-тойгыларны ничек яхшыртырга дигән сорауга җавапны галимнәр дә белми.

Кешелекнең кәефе ничек? Бу сорауга җавапны белер өчен Gallup компаниясе галимнәре 140 илдә яшәүче 151 мең кешенең кәефен сорашкан. Ачыклануынча, безнең планета бәхетлеләр бишеге түгел икән. Чөнки ачу, сагыш, борчу хисләре өстенлек итә ди www.planetanovosti.com. порталы.
Хисләрнең турыдан-туры кеше сәламәтлегенә йогынты ясавын исәпкә алсаң, нәтиҗә шактый күңелсез. Ачудан йөрәк-кан тамырлары чирләре арта, борчылу күңел төшенкеленә, депрессиягә илтә. Бу тенденция үзгәрмәсә, озакламый планетаның сәламәтлеге бик нык какшаячак. Тик галимнәр хис-тойгыларны ничек яхшыртырга дигән сорауга җавапны белми.
Уйлап карасаң, кәефне тирә-як мохит, якындагы кешеләр тудыра. Бер-береңә чак кына игътибарлырак, ихтирамлырак булу да гомум планетаның сәламәтлеген яхшыртуга булышлык итә дигән сүз. Хәер, галимнәр башкача уйлый ди бит. Берәр дару уйлап чыгарырлар, мөгаен...
Читайте нас: