Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
21 июнь 2019, 13:10

Кредит – сазлыкмы, әллә шул сазлыктан тартып чыгарыр саламмы?

Бүгенге заманда “кредит” сүзе белән беркемне дә аптыратып булмый. Күпләр өчен яшәешнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде ул.

Бүгенге заманда “кредит” сүзе белән беркемне дә аптыратып булмый. Күпләр өчен яшәешнең аерылгысыз бер өлешенә әверелде ул: фатирны да, машинаны да, мебель белән телевизорны, хәтта киемне дә кредитка алган кешеләрне беләм. Моның сәбәбе башлыча берәү – кереме аз халык аласы килгән әйберен – фатирны әйтеп торасы да юк - акча туплап сатып ала алмый. Димәк, кредитка алырга кала. Ләкин бүген халыкның кредит сазлыгына ныклап батуы экспертларда тирән борчылу тудыра. Ә Башкортстанда халыкның банкларга булган бурычы Русиядәге уртача күрсәткечтән дә югарырак.
Республиканың Милли банкы управляющие Марат Кашапов бәяләвенчә, Башкортстанда яшәүчеләрнең банк секторы алдындагы гомум бурычы еллык уртача керемнәрдән 29 процент тәшкил итә. Бу зур сан.
Ни өчен халык шулкадәр күп кредит ала? Банкка берничә кредиты булып, аны түли алмау куркынычы туса, гражданнарга нишләргә? Бу сорауларга эксперт “Ипотеканың милли фабрикасы”ның Башкортстан Республикасы буенча төбәк директоры Ольга Садыйкова болай ди:
"Халыкның күпләп кредит ала башлавы соңгы өч елда сизелә башлады. Моның берничә сәбәбе бар: кредит алу берникадәр җиңелләште, заемщикларга таләпләр һәм процент ставкалары йомшарды. Ә кешеләрнең алган кредитларын вакытында түли алмавының төп сәбәбе - керем үсеше белән хакларның туры килмәве: ягъни кешеләрнең ихтыяҗы шул ук, ә керемнәре ул ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый".
Май аена булган мәгълүматлар торышы буенча Башкортстанда яшәүчеләрнең банклар һәм микрофинанс оешмалары алдындагы бурычы 408 млрд. сумга җиткән. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 3 процентка югарырак. Ә менә Милли банкның үзендә бу хәлне әллә ни шомлы дип исәпләмиләр. “Аның каравы, кредитларның “сыйфаты” үсә – ярты ел эчендә вакытында түләнмәгән бурыч күләме 7,1 проценттан 4 процентка кадәр кимеде”,- диләр.
Ольга Садыйкова әйтүенчә, “Ипотеканың милли фабрикасы” залог итеп бирерлек милке булган гражданнарга гына кредит бирүне күз уңында тота. Ягъни банкка залог итеп бирергә фатирың булса, кредит ала аласың, булмаса, юк. Кредитның мондый төрен алганда клиентка зур булмаган процент ставкалары вәгъдә итәләр.
Бу урында: “Бердәнбер торакны залог рәвешендә файдалану куркыныч түгелме?”-дигән урынлы сорау туа. Чөнки кайсыбер гаиләләрнең ипотекасын вакытында түли алмавы аркасында фатирларыннан колак кагу очраклары турында ишетелеп тора. Ипотека шартларын үтә¬мәүчеләрне фатирыннан куып чыгару, автокредитларын түли алмаучы¬ларның машиналарын тартып алу очраклары да арта бара. Шундый бер күңелсез хәл турында сөйләп үтәбез.
35 яшьлек Раушания ире һәм ике баласы белән хәзер каенанасында яшәргә мәҗбүр.
"100 кв.м мәйданлы яңа фатирдагы бәхеткә өч ел гына кинәнеп калдык. Фатир алу өчен ирем банктан 2,7 млн. сум кредит алды. Без бит банкка бурычны график буенча вакытында түләү өчен һәр тиенне саклап тоттык. Әмма без күз алдына китерә дә алмаган хәлләр килеп чыкты: ирем шофер булып эшләгән фирма бөлгенлеккә төште, эш эзләгән арада таксида эшләп йөрде һәм һәлакәткә юлыкты. Аны дәвалауга, операциягә, даруларга бик күп акча китте. Билгеле, ипотеканы кичектереп түләү мәсьәләсен дә юллап йөрдек, ләкин безне тыңларга теләмәделәр. Һәм банк фатирны алу буенча судка мөрәҗәгать итте. Без яшәп яткан фатирны шунда ук сатуга куйдылар. Шуның кадәр ашыктырдылар, хәтта кухня гарнитурын да алырга мөмкинлек бирмәделәр"...
Моңа охшаш тагын да берничә очракны китерергә булыр иде. Кеше кредитны алуын ала, ә аннары еш кына түли алмый интегә. Берсен ябам дип, икенчесен рәсмиләштерә, аннары өченчесен... Нәтиҗәдә, бурыч чоңгы¬лына төшә. Көн саен үскән процент ставкаларыннан, коллекторлардан башын кая алып качарга белми. Ярый әле 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән федераль закон соңгыларының башбаштаклыгына чик куйды. Коллекторларның акчаны кире кайтару өчен янау, кешеләрнең сәламәт¬легенә һәм милкенә зыян салу кебек рәхимсез чараларга баруын тыйды.
2015 елдан илдә физик берәмлекләрнең банкротлыкка чыгуы турындагы закон үз көченә керде. Банкка кредитын түли алмаучылар закон нигезендә үзен банкрот дип игълан итәргә хокуклы. Бу кагыйдә бөтен төр кредитларга да кагыла. Тик үзеңне банкрот дип игълан итүнең берничә шарты бар. Моның өчен суд алдында бурыч¬ларыңны кайтарырга мөмкинлегең булмавын да дәлилләргә тиешсең.
Читайте нас: