Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 июнь 2019, 14:56

Татарстанлылар бу хәлгә Радий Хәбировның җавап бирүен таләп итте

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров карикатурасы белән җәнҗал куптарган Камил Бузыкаевка Татарстан халкы алдында гафу үтенергә кушты.

Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров карикатурасы белән җәнҗал куптарган Камил Бузыкаевка Татарстан халкы алдында гафу үтенергә кушты. Моңа җавап итеп, Facebook битендә карикатура остасы чираттагы иҗат җимешен урнаштырган: “Сестры и братья татары, прошу простить, был неправ” дип язылган мольберт янында пеләш малай башын аска иеп басып тора. Сурәте янына автор шактый четерекле темалар барлыгы һәм хаталарыңны таный белергә кирәклеге турында да язган. “Таныйм” дигән ул.
Бәлки күргәнсездер, моннан берничә көн элек интернет киңлекләрендә Камил Бузыкаевның Казан юлында фәхишәләр каршы алып торуын сурәтләгән карикатурасы дөнья күрде. Билгеле, әлеге сурәт зур җәнҗал куптарды. Татарстанлылар бу хәлгә Радий Хәбировның җавап бирүен тәлап итте. Радий Фәрит улы үз чиратында Камил Бузыкаевны үзенең хаклы түгеллеген тану кирәклегенә ышандырды. Радий Хәбиров үзенә аерым очракларда Бузыкаевның иҗаты ошавын, әмма бу очракта аның “чамадан тыш арттырып җибәргәнлеген” билгеләде. “Бу хакта бәхәсләшергә түгел, ә бары тик туганнарыбыз алдында гафу үтенергә кирәк” – диде ул.
Читайте нас: