Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
18 июнь 2019, 11:23

Путин Чемодановкадагы хәлләрдән хәбәрдар

Пенза өлкәсе Чемодановка авылында кара канга тузышып сугышуда 200гә якын кеше катнашкан.

Пенза өлкәсе Чемодановка авылында кара канга тузышып сугышуда 200гә якын кеше катнашкан. Сугышу нәтиҗәсендә 4 кешенең төрле тән җәрәхәтләре алуы һәм 1 кешенең үлүе хакында барлык мәгълүмат чаралары хәбәр иткән иде.
Путинның бу хәлләрдән хәбәрдар булуын журналистларга ил башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
"Әлбәттә безгә андагы хәлләр билгеле. Бу бик резонанслы хәл. Путин бу вакыйга турында Таҗикстанда чакта белде",- диде Песков.
Шул ук вакытта Песков үзе Чемодановкадагы вакыйгага бер бәя дә бирмәде, бу хәл "хокук саклау органнары компетенциясендә" дип кенә өстәде.
Читайте нас: