Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
18 июнь 2019, 14:06

Фәкыйрьлекнең шартлар чиккә җитүе бар

Русиянең Исәп палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин илдә “социаль шартлау”га җитү ихтималлыгын белдерде.

Русиянең Исәп палатасы җитәкчесе Алексей Кудрин илдә “социаль шартлау”га җитү ихтималлыгын белдерде. Ул бүген 12,5 миллион кеше фәкыйрьлектә яши дип ассызыклады.
Кудрин әйтүенчә, ярлылык белән көрәш буенча тәкъдимнәр әзерләнгән. “Без ярлылар санын 30-40 процентка киметәчәк тәкъдимнәр әзерләдек. Түләүләргә бүленәчәк сумма бюджетның кулыннан килерлек”, - ди ул.
Шул ук вакытта Кудрин Русиядә икътисади көрчек килеп туу ихтималын да бәяли.
Читайте нас: