Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 июнь 2019, 12:16

Журналистика җиңел һөнәр түгел

Соңгы араларда торган саен ешрак “бер файдасыз һөнәр сайлагансың” дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

Соңгы араларда торган саен ешрак “бер файдасыз һөнәр сайлагансың” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Синең гәзитеңнән башка да бара дөнья, диләр. Гәзит килеп җиткәнче без ул хәбәрне әллә кайчан интернеттан укып беләбез, диләр. Әйе, тизлек ягыннан киңкүләм мәгълүмат чаралары заман казанышлары белән ярыша алмый. Әмма шулай да журналист һөнәренең әһәмиятен бетереп ташларга иртәрәк әле.
Киң җәмәгатьчелектә абруй казанган һәм ышаныч яулаган республика массакүләм мәгълүмат чаралары бүген катлаулы шартларда эшли. Интернет-коммуникацияләрнең актив үсеше, төрле мәгълүмат ресурсларыннан ирекле файдалану мөмкинлеге басма матбугатка ихтыяҗны шактый киметте.
Хөкүмәт гәзитләрендә укып булмаган дөреслекне интернетта тапкан кебек булдылар кешеләр. Әмма бүген андагы хәбәрләрнең күплегеннән, аннан бигрәк алар арасында уйдырма, ясалма, хәтта провакацион язмаларның күп булуы җиләтә башлады. Берәүләр илдәге һәр эшне мактап, афарин кычкыра, икенчеләре тырнак астыннан кер эзли. Иҗтимагый-сәяси матбугат чараларының һәркайсы артында теге яки бу көчләр тора. Шуңа күрә бөтен яңалыкны бер чыганактан гына ала торган заман бетте. Ә көн саен төрле чыганакларны чагыштырып, хакыйкать эзләп утыру гади кешене тиз ялкыта ул. Әнә шунда сыйфатлы журналистикага ихтыяҗ туа да инде. Журналистлар эфирда әйтелгән яки гәзиттә басылган һәр сүз өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Шуның белән аның хезмәте кызыклы да, бер үк вакытта шактый авыр да ул. Хәер, авырлыкны һәркем үзенчә аңлый.
Шулай бервакыт редакциягә шалтыраткан апабыз аның язмасын һаман карап, бастырып чыгармавыбызга дәгъва белдерде һәм “эшегез әлләни авыр да түгел бит инде, көрәк күтәреп эшләмисез” диде. Ә бит кайвакыт каләм көрәктән авыррак була әле ул...
Журналист һөнәре югары шәхси һәм профессиональ сыйфатларны: намуслы, белемле булуны, мөстәкыйль фикерләү, вакыйгаларга тирән анализ ясый белүне, әйтелгән яки язылган һәр сүз өчен социаль җаваплылык тоюны таләп итә. Объектив мәгълүмат бирү, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итү һөнәри осталыкка бәйле. Моннан тыш, милли матбугат журналистларының төп бурычларының берсе – телне саклау. Кызганычка каршы, үсеп килүче буын гына түгел, төрле яшьтәге замандашларыбыз да сөйләгәндә өч сүзне бер җөмләгә тезә алмый, “ык-мык” килә. Тел югалу, урыслашу турында сөйләүчеләр күп тә бит. “Туган телкәем” дип шигырь язалар, җыр чыгаралар. Ә гәзит-журнал алдырмыйлар, кыйммәтлегенә сылтаналар. Ә бит милли проблемаларны чишүне үзеңнән башларга кирәк. Языл гәзиткә, укыт балаңа һәм оныгыңа. Шөкер, татар телендә гәзитләр чыга бит әле. Кешеләрнең рухы, өмете, моң-зары чагылган тормыш көзгесе буларак, “Өмет” тә мәгълүмат кырында лаеклы урынын саклап килә. Гәзиттә бирелгән язмалар социаль-икътисади проблемаларны хәл итүдә үз ролен уйный. Классикларның әдәби әсәрләреннән өзекләр белән укучылар иҗаты үрелеп бара. Яшь каләм ияләренә үз осталыгын сынар өчен дә яхшы мәйдан булып тора.
Әлбәттә, бүген социаль челтәрләрдә үз битен ачып, бөтен чараларда актив катнашып, һәркайсыннан репортаж эшләп, фотолар урнаштырып, үзен журналист дип атарга тырышучылар да бар. Тик чын журналист танылу өчен эшләмидер. Бигрәк тә басма матбугатта. Гомере буе үзенчәлекле һәм гениаль әйбер язган кешене урамда танымаска да мөмкиннәр. Әмма ул җиткергән фикерләр укучыларның аңына сеңеп калгандыр.
Әйткәндәй, заманча массакүләм мәгълүмат чаралары тиз үзгәрә һәм техник яктан камилләшә. Гәзит һәм телерадиокомпанияләр яңа укучыларны һәм тамашачыларны җәлеп итәр өчен актив рәвештә интернет киңлеген, социаль челтәрләрне үзләштерә. Шул рәвешле матбугат, телевидение, радио һәм интернет басмалар җәмәгатьчелеккә көн саен вакыйгалардан хәбәрдар булу мөмкинлеген бирә. Гәзит-журналлар да заманча төс алып, электрон вариантын булдырды. Һәрбер хезмәт җимеше үз кулланучысын тапса, аны булдырган, көчен куйган кеше үзен бәхетле саныйдыр.
Читайте нас: