Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 июнь 2019, 14:30

Кызлар кияүгә ашыга

Башкортстанда беренче кварталда 16 яшькә кадәрге 41 кыз кияүгә чыккан.

Башкортстанда беренче кварталда 16 яшькә кадәрге 41 кыз кияүгә чыккан. Бу хакта республиканың юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
2018 елда балигъ булмаганнар белән 191 никах теркәлгән. Мондый гаиләләр төзелүгә җитди сәбәпләр булырга тиеш. Алар – авырга калу, уртак бала туу, гомергә хәвеф янау, гражданлык никахы, булачак әтинең армиягә чакырылуы.
Республикада, кагыйдә буларак, кызлар балага узу сәбәпле иртә кияүгә чыга дип билгеләделәр комитетта.
Читайте нас: