Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
13 июнь 2019, 16:30

Керемең яшәреңә җитәме?

Республикада яшәүче 26,1 процент халыкның җан башына уртача кереме аена 35 мең сум тәшкил итә.

Республикада яшәүче 26,1 процент халыкның җан башына уртача кереме аена 35 мең сум тәшкил итә. Башкортстанстатның 2018 елга үткәргән тикшерүләре шуны күрсәтә.
Акча кереме 25тән 35 мең сумга кадәр булучылар саны төбәктә 16,1 процент тәшкил итә. 10-15 мең сум кереме булганнар да шулкадәр үк.
Узган елда республикада аена 15-20 мең сум керем алучылар 14,4 процент тәшкил иткән, 11,6 процент халыкныкы – аена 20-25 мең сум тирәсе теркәлгән. 8,7 процент халыкның кереме 7-10 мең сум тәшкил иткән. 4,2 процент халыкныкы – 5-7, 1,9 процентыныкы – 3,5тән 5 мең сум, 0,9 процент халыкныкы аена нибары 3,5 мең сум теркәлгән.
Статистиклар белдерүенчә, республикада җан башына акча кеременең үсештә булуы күзәтелә. Мәсәлән, 2010 елда уртача 35 мең сумнан артык айлык табышны халыкның 10,2 проценты гына алган булса, 2017 елда – 25,7, 2018 елда 26,1 процент кеше алган.
Читайте нас: