Барлык яңалыклар

Ашауны да кыстык...

Соңгы чорда Русия халкының дүрттән бер өлеше диярлек (24 процент) туклану продуктларын куллануда үзләрен кыскан.

“Ромир” холдингы үткәргән сораштырулар шуны күрсәтә, соңгы чорда Русия халкының дүрттән бер өлеше диярлек (24 процент) туклану продуктларын куллануда үзләрен кыскан.
Моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 17 процент тәшкил иткән булган. Шулай ук 30 процент русияле сәяхәткә чыгудан баш тартуын таныган.
Экономияләргә мәҗбүр булучылар шулай ук кием-салым, аяк киемен азрак сатып ала башлаган. Элегрәк мондыйлар нибары 9 процент булса, бүген 23 процент тәшкил итә.
Агымдагы елның февраль аенда гына әле русиялеләрнең азык-төлек сатып алу һәм гомум туклану урыннарында тамак туйдыру күләме, узган елдагы белән чагыштырганда 8-11 процентка кимегән дип хәбәр иткән иделәр. Шул ук вакытта супермаркетлардагы уртача чек 750 сумга арткан. Хакларның артуын экспертлар инфляция һәм НДС артуы белән бәйлиләр.
Читайте нас: