Барлык яңалыклар

Китәләр шул...

Башкортстаннан ел саен сигез мең кеше читкә чыгып китә, дип белдерә Стратегик тикшеренүләр институты белгечләре.

Башкортстаннан ел саен сигез мең кеше читкә чыгып китә, дип белдерә Стратегик тикшеренүләр институты белгечләре.
Нинди сәбәпләр яшьләрне, җир җимертеп эшләрлек кешеләрне читкә китәргә мәҗбүр итә соң?
Монда төп һәм өстәмә өч сәбәп бар.
Беренчедән, бу хезмәт базарындагы мәсьәләләр. Эш урыннары юклыгы, түбән эш хаклары, һөнәри үсешкә өмет булмавы, кече эшкуарлыкны үстерүдә проблемаларның чишелеш тапмавы кешеләрне читкә бәхет эзләп чыгып китәргә этәрә.
Икенчедән, кешеләр сыйфатлы белем алу өчен дә читкә китә. Монда һөнәри урта һәм югары белем баскычлары күзаллана. Билгеле, белем алгач, бик азлар гына кире монда кайта.
Өченчедән, торак мәсьәләсе. Башкортстандагы һәм башка төбәкләрдәге торак бәяләрен чагыштырып карагач, күпләр читтә торак алу отышлырак, ди.
Читайте нас: