Барлык яңалыклар

Әтәч булмаса, тавык күкәй саламы?

Беренче карашка үтә гади тоелган бу сорауга күпләр җавапны белми икән. Әлбәттә, мәктәптә үткән биология дәресләрен калдырып йөрсәң, белмисең. Хәер, калдырмасаң да, онытыладыр. Көндәлек тормышта һәркем өчен актуаль сорау түгел бит. Ә менә үз ихатасында тавык асрап, оядан гына күкәй алып ашарга теләүчеләр аптырап кала.

Беренче карашка үтә гади тоелган бу сорауга күпләр җавапны белми икән. Әлбәттә, мәктәптә үткән биология дәресләрен калдырып йөрсәң, белмисең. Хәер, калдырмасаң да, онытыладыр. Көндәлек тормышта һәркем өчен актуаль сорау түгел бит. Ә менә үз ихатасында тавык асрап, оядан гына күкәй алып ашарга теләүчеләр аптырап кала.
Авыл ихатасы дигәндә тәү чиратта әтәч, тавык һәм алар тирәсендә сибелеп йөргән чебиләр күз алдына килә. Сыер да үгезсез, сарык та тәкәсез, үрдәк тә атасыз... Ә менә тавык нишләптер гел әтәч белән. Бәлки шуңа да кеше аңына ул үзе генә булса йомырка салмый дигән уй кереп оялыйдыр?
...Әтәч әйтә: барам ди,
Тавык әйтә: калмыйм ди.
Минсез китсәң армиягә
Бер күкәй дә салмыйм ди.
Бу такмакны тавыклар уйлап чыгарган дисезме әллә? Юк, әлбәттә - кешеләр.
Кайвакыт тавыкларның йомыркасы азайса, “әтәчеңне алыштыр, картайгандыр”, дигән киңәш тә биргән булалар әле.
Ә чынлыкта ничек соң?
Чынлыкта тавыкның күкәй салу-салмавында әтәчнең кысылышы бөтенләй юк. Тавык физиологиясен тикшереп караганда барысы да аңлашыла. Йомырка - ул күкәй күзәнәге (яйцеклетка). Аталандыргач, ул чебешкә әйләнергә мөмкин. Әмма әтәч юк дип кенә, тавык үзаллы күкәй күзәнәкләре җитештерү механизмын “сүндереп” куя алмый. Бар ни әтәчең, юк ни әтәчең – яхшы ашаса, ул күкәй салачак. Ә менә чебешләр кирәк булса, әлбәттә, әтәчсез “никуда”.
Алайса йомырка өчен генә тавык асраучыларга әтәч нигә кирәк соң дисезме?
Иртән кычкырып, көн буе дәвам итәчәк “кросс”ка “старт” бирә ул. Аннары акыллы әтәч яшәгән йорт алдында һәрвакыт тәртип була. Ит өчен үстерелгән яшь әтәчләр аның янында әллә ни сугышырга базнат итми. Тыныч кына йөреп, ит “кундыра”. Тавыклар да кыт-кыт килеп “пыр тузмый”. Әтәч үзенең тавыкларын эт-коштан саклый. Кирәк икән, карчыгага да каршы басып көрәшә ала.
Читайте нас: