Барлык яңалыклар

Ела, әтәч, ела, тавык! Күкәйгә бетә “пачут”

Моңарчы төп файдалы аксым чыганагы саналган тавык йомыркасына да чират җитә, җәмәгать.

Моңарчы төп файдалы аксым чыганагы саналган тавык йомыркасына да чират җитә, җәмәгать. АКШ галимнәре әлеге продуктны җитештерүчеләрнең тирә-як мохиткә салган зыян күләмен саный башладылар. Шуңа йомырка белән агулану куркынычы дәрәҗәсен дә, сыйфат контроле аксавын да өстиләр. Аларда ел саен 79 меңгә якын кеше тавык күкәе ашап агулана икән.
Әлеге вакытта үсемлек азыклары җитештерүче алдынгы компанияләр тавык йомыркаларын алыштыру буенча инновацион юллар эзли. Беренче ясалма йомырка тәбәсе 2015 елда ук чыккан иде инде. Анда тәүдә йомырканы су үсемлекләре белән алыштырганнар, соңыннан соя порошогы салганнар. Шулай ук кабак төшеннән сыек йомырка җитештерү процессы да башланган. Үсемлек азыклары базарында өстенлекле уенчы булып "Just Inc" корпорациясе тора. Узган ел ахырында бу компания ногыт борчагыннан алынган аксымнан сыек йомырка эшләп чыгарган. Әлеге вакытка 3 млн. ясалма йомырка эшләп өлгергән. Тик аларга эшләргә дә эшләргә әле. Чөнки АКШка ел саен 8,5 миллиард данә кирәк, ди. Әмма ясалма йомырка агын бүген үк камырларда күп кулланалар икән.
Бездән соң яшәячәк буыннар тавык йомыркасын “чык” итеп ватып, матурлап әрчеп, тозга манып, яшел суган кыягы белән тәмләп ашап утыруның ничек булганын китаплардан гына укып утырырлар микән ни?..
Читайте нас: