Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 апрель 2019, 16:22

Өсте өстенә алабыз, киябез дә салабыз...

Шкафы ябылмас хәлгә җитсә дә, һәр хатын-кызның иң кирәк чакта кияргә киеме юк булып чыга. Монысы - киң, тегесе - тар, ә кайберләре бөтенләй килешми. “Ник алганмындыр?..”- дип гаҗәпләнеп утырырга гына кала. Чыннан да өсте-өстенә ник алабыз соң?

Шкафы ябылмас хәлгә җитсә дә, һәр хатын-кызның иң кирәк чакта кияргә киеме юк булып чыга. Монысы - киң, тегесе - тар, ә кайберләре бөтенләй килешми. “Ник алганмындыр?..”- дип гаҗәпләнеп утырырга гына кала. Чыннан да өсте-өстенә ник алабыз соң?
Беренчедән, күп булганга. Бүген кием-салым белән сату итә торган нокталар азык-төлек кибетеннән дә күбрәк шикелле. Совет чорындагы кебек Финляндиядән китерелгән итекләр өчен 8 сәгать чиратта басып торырга, Американың джинсы чалбарлары өчен сугышырга кирәкми. Кайчандыр башкала кунакларының яратып йөргән бердәнбер зур кибете “Башкортстан” сәүдә үзәге булса, хәзер күпләр аның кайда урнашканын да белми. Аннан берничә тапкыр зурраклары, бинасы белән үк шаккатыра торганнары бар. Аларга кеше махсус әйбер алырга гына түгел, ә ял итәр өчен, вакыт уздырыр өчен йөри, әлбәттә. Әмма баргач-баргач берәр айлык азык-төлеген дә төйиләр, матур кием дә кыстыралар. Ишегеннән атлап эчкә уз гына, ә акча туздырырга форсат җитәрлек. Авыл җирендә дә кибеткә бару проблема түгел хәзер. Сатучыларның “блат”ы бетте. Шәхси кибетләр район үзәкләрендә генә түгел, зуррак авылларда да берничә. “Зур” нәчәльник бичәләренең арткы ишектән кереп товар караганын тәрәзә аша күзәтәсе түгел - кер да ал.
Икенчедән, кеше арасында яңадан-яңаны киеп мактанырга. Киенергә яратуы белән Русия халкы бөтен дөньяны гаҗәпләндерә. Әлбәттә, безнең табигать шартлары башкалардан шактый аерыла. Дүрт ел фасылының һәркайсына кием алырга кирәк. Ул гына түгел, “межсезонье” дигән чоры да бар әле аның. Мәсәлән, кыш белән яз арасында тунда инде эссе, ә пәлтәдә әле салкынча була торган бер мизгел бар. Нишлисең, уртачасын алырга туры килә. Тик эш ел фасылларында гына түгел. Бездә халык “Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар” дигән мәкальнең беренче өлешен генә хәтерли шикелле. Шуңа күрә җәмгыятьтә тоткан урынын, социаль хәлен, иң беренче чиратта, кием аша күрсәтергә омтыла. Модалы, кыйммәтле итеп киенергә ярата.
Хәер, бу бөтен кешегә дә кагылмый. Ә һәркемнең үзәгенә үткән өсте-өстенә кием алуның төп сәбәбе - аның сыйфатында. Дөресрәге, сыйфатсызлыгында. Керсәң адашырлык сәүдә комплексларында үзеңә ошаган әйберне очратмый чыгу мөмкин түгел, тик менә аның сиңа һичьюгы ике ел хезмәт итүе икеле... Ни өчен бүген кием шулкадәр тиз сыйфатын югалта соң? Этикеткада билгеләнгән бөтен таләпләрне үтәп юсаң һәм үтүкләсәң дә, кием иске күренә... Кызганычка каршы, бүгенге заманда кибет киштәләре искертелгән яңа киемнәр белән тулган. Бүген ир-ат күлмәкләре 30 юуга гына чыдый ала ди махсус тикшереп караучылар. Ә мин әтинең яшьлегеннән калган бер күлмәген печән эшләгәндә һәм көтү көткәндә киеп “үстем” дияргә була. Күпме юылганын күз алдыгызга китерәсезме?! Әле дә тузмады ул. Көтүе генә бетте... Ә бер абзый үзенең тузмас аяк киеме турында сөйләгән иде. “Үсмер чакта кроссовкалар (Румыниядә җитештерелгән иде булса кирәк) алып бирделәр. Нык чыдам булдылар шулар, озак кидем, ялкып беттем. Тизрәк туздырырга теләп ниләр генә кыландырмаганмындыр?! Тешләп ертыр чиккә җиткән идем. Мондый заман киләсен белсәм... Балаларыма түгел, оныкларыма җитәр иде ул, мөгаен”, - диде. Икенче берәү Һиндстаннан килгән йон свитерының 20 елдан соң да өр-яңа кебек икәнен әйтте. Советлар Союзында үз илендә җитештерелгәне дә, чит илдән кертелгән аз санлы товар да дәүләт дәрәҗәсендә җитди тикшерү үткән шул. Шуңа күрә киемнәр төсен һәм формасын югалтырга, тузарга ашыкмаган. Бүгенге көндә кайбер фирмалар киемнең яраклык вакытын (срок годности) этикеткасына язып куя хәтта. Мәсәлән, Nike кроссовкасы 100 километр йөрергә генә исәпләнгән. Ни өчен? Җитештерүчеләргә шулай кирәк. Кием тизрәк тузган саен яңасы артыннан кибеткә тизрәк киләчәкләр.
Бүген күпчелек товар чит илдән кертелә. Бигрәк тә бөтен дөньяны киендерү бурычын үз өстенә алган кебек армый-талмый Кытай эшли. Күп эшли, әмма сыйфаты ташка үлчим. Беренчедән, анда тегүчеләрнең хезмәт хакы бик түбән, ә эш сәгате күп. Тәүлегенә 12-13 сәгать эшләгәннәре дә бар. Алар сыйфатка әллә ни игътибар итеп тормый. Моны таләп итүче дә юк. Икенчедән, Кытайда “вторсырье” куллану дәүләт тарафыннан хуплана. Җитмәсә, моңа киемгә тузарга булышучы хәйләләр дә өстәлә. Мәсәлән, йока тукыманы калын җеп белән тексәң, юганда ул сыпыла. Хәзерге кер юу машиналары да кием җитештерүчеләр файдасына “эшли”. Хәер, без үзебез дә белә торып кайвакыт кер порошогын артык кулланабыз, киемне машинада еш “әйләндереп алабыз”. Күп киемнәр ике катлы була: мамык һәм полиэстр. Ә бу тукымалар юганда икесе дә бертөрле “утырмый”. Нәтиҗәдә, кием формасын югалта. Гомумән, тукымалар элекке кебек сыйфатлы түгел. Чөнки нейлон, полиэстр кебек синтетик тукымалар уйлап чыгарылгач, “озын гомерле” йон, мамык, ефәк, җитен читкә этелде. Төймәләрне автомат ярдәмендә тегәләр, димәк, төйнәп тормыйлар. Катлы-катлы тегелгән кебек күренсә дә, алар тиз төшә. Шулай ук төймә тишеген дә килделе-киттеле мәриләр. Бу исә аның бик тиз сыпылып, сүтелүенә китерә. Җеп очларын ныгытып, тегеп кую да юк хәзер. Аларны кисеп кенә алалар. Һәм йөри-йөри ул сүтелә башлый. Сатып алгач, әлеге җитешсезлекләрне төзәтеп чыкмасаң, киемеңнең гомере кыска булачагын бел дә тор.
Киемнең тузуы - бер, аның модадан чыгуы икенче бәла. Безнең көннәрдә кибетләргә атна саен яңа товар китерелә, әмма аларның берсе дә элеккесен кабатламый диярлек. 33% хатын-кыз ике елдан киемне модадан чыккан “иске” рәтенә кертә. Шуңа күрә бүгенге шкафларда 80нче еллар белән чагыштырганда кием-салымның 4-5 тапкыр күбрәк булуына аптырыйсы түгел.
Әнә шулай, акчаң булса да, булмаса да чүпрәк өчен эшләргә туры килә инде безнең җәмгыятьтә. Ә шәһәр фатирларында урын чамалы. Шкафлар тулгач, “Яшәсен авыллар!” девизы астында ток-ток кием-салым туган нигезгә кайтарыла. “Йорт арасында кияргә ярый ул...”, “Әйбәт алар, почти яңа...”, дибез. Авылларда шкафлар тулгач, киемнәр бәләкәй өйләргә, мунча алларына, келәтләргә чыга. Тотып кына ташларга жәл, ә тапшырырга урын юк. Элек кием аз булган, әмма чүпрәк-чапрак җыйганнар. Ә хәзер машиналап тапшырлар иде - җыючы юк. Кыскасы, иске киемгә бер генә урын кала – чүплек башы. Бөекбританиядә махсус исәпләүләр, елына бер кеше 30 килога якын кайчандыр кием булган чүпрәкне чүплеккә чыгаруын ачыклаган. Безнең илдә мондый исәпләү үткәреп утыручылар әлегә кадәр булмаган. Чүп реформасыннан соң бәлки барлыкка килер. Тукымаларның синтетик булуын исәпкә алсаң, аларның таркалуына дистә еллар кирәк. Ә бит кайберсен кеше берничә тапкыр гына кигән булырга мөмкин... Аннары киемнең модасы чыгуы яки тузуы гына аны яраксызга әйләндерми бит әле. Балаларныкы, мәсәлән, тузу түгел, таушалырга да өлгерми бәләкәйләнә. Ярый артыннан үсеп килгән туганы я күршесе булса, аңа бүләк итәр. Ә бирер кешесе булмаса? Дөрес, ярамый башлаган киемнәрен балалар йортындагы ятимнәргә тапшыручылар да бар. Әлеге язманы әзерләгәндә очраклы рәвештә генә подъезд ишегенә ябыштырылган кечкенә кәгазь кисәгенә тап булдым. “Йөрәктән йөрәккә” дип аталган волонтерлар берләшмәсе мохтаҗлар, ятимнәр, балалар йортларында һәм приютларда тәрбияләнүчеләр өчен кием-салым җыя”диелгән анда. Телефон номеры да бар: 89876068959. Алай гына түгел, “Вконтакте”да әлеге киемнәрнең яхшы кулларга тапшырылуы хакында фотоотчетлар да урнаштырыла.
Уйлап карасаң, яндыру да, чүплек башына ташлау да киемне исраф итү. Өлкәннәр моның гөнаһ булын кисәтә. Сыйфатсыз киемнәрне без җитештермибез, без сатмыйбыз – аның гөнаһы да безгә түгел. Ә менә чүплеккә без ташлыйбыз... Без яндырабыз... Бөтен кеше дә бай түгел, мохтаҗлар яныбызда җитәрлек. Юлчылар бар, якын чит илләрдән килүчеләр бар. Янгын чыгып, алмаш киемсез дә торып калган кешеләр була. Алар мондый ярдәмгә рәхмәт әйтер иде, мөгаен. Мөселман халкы бик пөхтә бит ул. Иманлы кешеләрнең киемнәренең исраф булып йөрүе бер дә килешкән эш түгел.
Эльмира Ибраһимова.
Сыйфатлы киемне ничек сайларга?
1. Киемегез азрак, әмма сыйфатлы булсын дисәгез синетика түгел, ә мамык, йон яки җитен тукымадан тегелгәнен сайлагыз. Алар озагракка чыдый.
2. Киемне алганда әйләндереп җөйләрен карагыз: җепләре асылынып тормыймы? Әгәр җөйдән тартканда тишекләр аша яктылык күренә икән, димәк, ул бик тиз сыпылып чыгачак.
3. Кыйммәт булуы, киемнең яхшы сыйфатлы икәнен аңлатмый әле. Әмма шулай да кайбер әйберне алганда акча жәлләмәскә кирәк.
4. Төрле декоратив әйберләр өстәлгән кием тәзрәк туза. Кирәкмәгән замоклар, төрле тукыма өстәмәләре бер-ике юганнан соң матурлыгын җуя. Моннан тыш, алар тукыманың шул өлеше генә сузылуына китерә. Үтүкләгәндә уңайсызлыклары турында әйтеп торасы да юк.
Читайте нас: