Спорт
22 Сентября , 17:54

Боксчы Азалия Әминева ярымфиналга чыккан

Боксчы Азалия Әминева ярымфиналга чыкканБоксчы Азалия Әминева ярымфиналга чыккан
Боксчы Азалия Әминева ярымфиналга чыккан

Башкортстанның бит боксчы шәп кызлары бар! Шуларның берсе - Азалия Әминева. Ул – Октябрьский шәһәрендә туып-үскән.

Әлеге вакытта Болгариядә бокс буенча Европа чемпионаты бара, шунда Азалиябез ярымфиналга чыкккан.

Якташыбыз хатын-кызлар арасында 66 кг кадәр авырлыкта чыгыш ясый. Турнирның 1/4 финалында Азалия Хорватия кызы Сара Берамны җиңгән.

Киләсе көрәшчесе – өч тапкыр Европа чемпионы Әрмәнстаннан Кочарян Элида. 

Азалиягә уңышлар телибез. Чемпионаттан җиңүче булып кайтсын!

Уеннар 17-25 сентябрьдә София шәһәрендә бара, Русия спортчылары хәзер флаг һәм гимн белән чыгыш ясыйлар.

Чемпионатта чыгыш ясаган видеосы – МАХ каналда. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас