Спорт
9 Сентября , 09:38

Бокс буенча ярышлар үтә

Бокс буенча ярышлар үтәБокс буенча ярышлар үтә
Бокс буенча ярышлар үтә

Октябрьский шәһәренең Спорт сараенда 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында танылган спорт һәм җәмәгать эшлеклесе Владислав Новицкий истәлегенә багышланган бокс буенча төбәк ярышлары бара. Турнир Башкортстаннан, Татарстаннан, Ырынбур, Ульяновск һәм башка өлкәләрдән 100гә якын катнашучыны җыйган. Дүрт көн дәвамында спортчылар 20 авырлык категориясендә бүләкләр өчен көрәшәчәкләр.

Владислав Новицкий исеме Октябрьский шәһәрендә бокс тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Ул шәһәр Федерациясен 2004 елда җитәкли һәм спортчыларның булачак җиңүләренә нигез сала. Аның җитәкчелегендә боксчылар  яңа дәрәҗәгә күтәрелә, ә Русиянең милли җыелма командасы составына кергән Леонид Костылев шәһәр һәм республика горурлыгы булды. 19 яшендә ул ир-атлар арасында Русия чемпионы титулын һәм Европа чемпионы исемен яулый, Октябрьский тарихында беренче халыкара класслы спорт мастеры була.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас