Спорт
7 Сентября , 15:53

Башкортстанда спорт көрәше буенча Русия Халыклары спартакиадасы башлана

Башкортстаннан биш көрәшче катнаша.

Башкортстанда спорт көрәше буенча Русия Халыклары спартакиадасы башланаБашкортстанда спорт көрәше буенча Русия Халыклары спартакиадасы башлана
Башкортстанда спорт көрәше буенча Русия Халыклары спартакиадасы башлана
Уфада 8 сентябрьдә 2026 елгы Русия Халыклары спартакиадасы кысаларында спорт көрәше буенча беренче ярышлар башлана.
БР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, медальләр өчен көрәшкә беренчеләрдән булып грек-рим стилендәге спортчылар керәчәк. Башкортстаннан Русиянең атказанган тренерлары Рамил Сираев һәм Борис Понятов җитәкчелегендә биш көрәшче чыгыш ясаячак.
11:00 дән 17:00 гә кадәр 60, 67, 77, 87 һәм 130 кг авырлык категорияләрендә беренчел көрәшләр узачак. 18:00 дән 20: 00 гә кадәр беренчел көрәш һәм ярымфинал көрәшләре дәвам итәчәк.
Үткәрү урыны: көрәш сарае (Уфа, Муса Гәрәев ур., 5). Керү ирекле (0+).
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас