Бүген, ягъни 15 августта, Уфада Русия Халыклары спартакиадасының чираттагы этабы старт алды. Ишкәкле слалом ярышларында илнең 18 төбәгеннән 108 спортчы катнаша.
Башкалабызның Инорс бистәсендә урнашкан Бөтенрусия әһәмиятендәге уникаль ишкәкле слалом спорт аренасы ике ел элек кенә Башкортстанда дөнья дәрәҗәсендәге чемпионнар тәрбияләү өчен төзелгән күп объектларның берсе буларак ачылды.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров җәйге спорт төрләре буенча II Русия Халыклары спартакиадасы кысаларында ишкәкле слалом буенча ярышларны ачу тантанасында катнашты. Бу «Русия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган төп чараларның берсе.
Ярышлар 15 - 18 августта «Русия – спорт державасы» Халыкара форумы кысаларында 2024 елда ачылган Ишкәкле слалом комплексы базасында узачак. Бүләкләр өчен илнең 18 төбәгеннән – Санкт-Петербургтан алып Новосибирск өлкәсенә кадәр - 100 дән артык спортчы көрәшәчәк.
Радий Хәбиров тантанада катнашучыларны спорт ярышлары башлануы белән тәбрикләде.
– Русия халыклары спартакиадасы - бик мөһим турнир, анда илебезнең иң көчле спортчылары катнаша. Асылда, бу Европа, дөнья чемпионатларына һәм Олимпия уеннарына юл, - дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Бездә алты спорт төре буенча ярышлар уза, шул исәптән йөзү, триатлон, фехтование. Спортчыларга гадел көрәш телим. Иң көчлеләр җиңсен!
Русиянең Ишкәкле слалом федерациясе президенты Сергей Папуш РФның чит ил эшләре министры, федерациянең попечительләр советы рәисе Сергей Лавровның сәламләү хатын укып ишеттерде. Арытаба Сергей Папуш Уфада ишү слаломы комплексының мөмкинлекләрен югары бәяләде.
– Бу уртача катлаулылык дәрәҗәсендәге канал, шуңа күрә ул яңа гына эшли башлаган спортчыларны да, югары класслы осталарны да җәлеп итә, - диде ул. - Мондый объект бөтен ил күләмендә зур әһәмияткә ия .