

Соңгы елларда Башкортстан Русиянең иң көчле спорт төбәкләренең берсенә әверелде. Спортка халыкның карашы тамырдан үзгәрде. Ни дисәң дә, күп нәрсә җитәкчедән тора икән ул. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән спорт өлкәсендә киң колачлы программалар тормышка ашырыла башлады, яңа спорт объектлары төзелә, яшь спортчыларга ярдәм күрсәтелә. Тиешле шартлар булгач, әлбәттә халык спортка тартыла, кызыксына башлый.
2025 елда Башкортстан Русиянең иң яхшы спорт төбәге дип танылды. Республика тарихта икенче тапкыр әлеге дәрәҗәле премиягә лаек булды. Моңа кадәр әлеге уңыш 2019 елда яуланган иде. Бу – республикада спортны үстерү буенча алып барылучы системалы эшнең анык нәтиҗәсе.
Радий Хәбиров спортны республика үсешендә стратегик юнәлешләренең берсе дип атады.
– Спорт – ул медальләр генә түгел, ә сәламәт, көчле һәм бердәм җәмгыятьнең нигезе. Республиканың идарә командасы балаларыбызга бирә алганның иң яхшысы спорт булудан чыгып эш итә. без дәүләтебез көче белән балаларга спорт тәрбиясе бирергә тиеш. Бу бик күп бурычларны хәл итә. Һәм без киңкүләм спортны, сәламәт яшәү рәвешен үстерүдә барлык кызыклы эшләнмәләрне актив үзләштерәбез, – диде Радий Хәбиров.
Чыннан да, бүген Башкортстанда спортка дәүләт дәрәҗәсендә зур игътибар бирелә.
Бүген республикада 2 миллион 400 меңнән артык кеше даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу – 3 яшьтән алып 79 яшькә кадәр халыкның 64,2 проценты дигән сүз. Әлеге күрсәткеч планнан күпкә югарырак. Спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара. Республикада ел саен 15 меңнән артык физкультура һәм спорт чарасы үткәрелә.
Менә шушы көннәрдә республика Русия халыклары спартакиадасын кабул итте. Бу Русия күләмендә үткәрелә торган зур спорт чарасы гына түгел, 2028 елгы Олимпия уеннарына әзерлек өчен мөһим сайлап алу этабы да. Спартакиада программасына барлыгы 43 спорт төре кертелгән, ярышлар Русиянең җиде субъектында уза. Башкортстан спортның алты төре буенча ярышлар уздыру мәйданчыгына әйләнде.
10 августта фехтование буенча ярышлар башланды. Ул 18 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу спорт төре ярышында илебезнең 24 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашачак.
Фехтование – борынгы спорт төрләренең берсе. Икенче төрле аны «аягүрә шахмат» дип тә атыйлар. Әлеге спорт баш миенә уңай йогынты ясый, фикерләү сәләтен үстерә.
Рапира, кылыч, шпага.Фехтованиедә шушы өч төрле корал кулланыла. Һәркайсының үз максаты бар. Кылыч – кисә торган корал. Очы көндәшнең биленнән югары тигәндә генә очколар куела. Шпага – чәнчи торган. Ул тәннең теләсә кайсы өлешенә тисә дә һөҗүм булып саналачак. Рапира – шулай ук чәнчи торган корал, монда очколар фәкать гәүдәгә тигәндә исәпкә алына. Гадәттә, спорт мәктәбенә килүгә үк, баланы шушы кораллар буенча дәресләргә юнәлтәләр.
Турнир тантаналы рәвештә ачылды. Башкортстан вице-премьеры – спорт министры Руслан Хәбибов үзенең чыгышында:
"Ышанам ки, безнең фехтовкалаучылар югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәчәкләр һәм зур халыкара турнирларда ил исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәшәчәкләр. Безнең өчен мондый ярышларны кабул итү аеруча мөһим”, — диде.
Әйткәндәй, чараны ачу тантанасында Руслан Хәбибов спорт мәктәпләренә яңа автобуслар алу өчен сертификатлар да тапшырды.
Русия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов билгеләп үткәнчә, Уфа фехтование үзәге Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң яхшылардан санала.
«Мондый зур чараның нәкъ менә Башкортстанда узуына без бик шат», - диде Илгар Мамедов.
БР Фехтование буенча спорт әзерлеге үзәге директоры Лира Грушина:
– Рәсми рәвештә иң-иңнәрне сайлап алу 2027 елның апрелендә башланачак һәм 2028 елның язына кадәр дәвам итәчәк. Әле барган Спартакиада - Олимпиадага сайлап алуга әзерлекнең иң мөһим этабы, – диде.
Лира Рим кызы – бик күп спортчыларны үстергән көчле тренер. Әлеге спартакиадада катнашучы Валерий Конилов та аның укучысы – ул 2022 елдан Русиянең яшүсмерләр спорт җыелма командасы әгъзасы булып тора. Валерий фехтование белән балачактан шөгыльләнә. Спортның бу төрен тәкъдим итеп караганнар да, мавыга торгач, күңелгә хуш килерлек икәнен аңлаган. Шуннан башлап бу спорт төреннән аерылганы юк. “Күңелемне биреп шөгыльләнәм, ә чын күңелдән эшләнгән эш, әлбәттә, яхшы нәтиҗәләргә китерә”, – ди ул.
_____
Паралимпия һәм адаптив спорт та республикада актив үсешә. Башкортстанның адаптив спорт үзәге Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылды. Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен 5800дән артык спорт объекты җайлаштырылган. 2025 елда 50 меңнән артык инвалид кеше даими рәвештә спорт белән шөгыльләнгән. Республикада инвалидлар өчен 30дан артык спорт дисциплинасы үстерелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла. Бүген “Батырлык” проекты да уңышлы эшли, «Булат» следж-хоккей командасы формалаштырылган, анда катнашучылар даими рәвештә күнегүләр ясыйлар һәм ярышларда чыгыш ясыйлар.
Республика адаптив спорт үзәге директоры Айрат Даутов:
–2024 елда СВО ветераннары белән эшләү бүлеге булдырылды. Узган ел Башкортстанның спорт министрлыгы гранты ярдәмендә муниципаль берәмлекләр буенча күчмә мастер-классларның яхшы проекты гамәлгә ашырылды. Без җиде районда булдык, аларга якындагы районнар да кушылды. Очрашып сөйләшү яхшы нәтиҗә бирде. Без булган һәр районда хәзер ким дигәндә өч кеше давими рәвештә физик культура белән шөгыльләнә башлады. Аларның берсе СВО ветераннары арасында республика җыелма командасы әгъзасы булды.
Гомумән алганда, Башкортстан Хөкүмәте спортны социаль сәясәтнең аерылгысыз өлеше итеп күрә. Республикада өлкән яшьтәгеләргә, инвалид балаларга һәм махсус хәрби операция ветераннарына спорт белән бушлай шөгыльләнү өчен сертификатлар бирелә. Бу проект ярдәмендә өлкән кешеләр арасында ГТО нормативларын үтәүчеләр саны 4,5 тапкыр арткан. 2026 елга яңа спорт объектларын сафка кертү, Бөтенрусия спартакиадаларын югары дәрәҗәдә үткәрү һәм Башкортстанны Русиянең иң көчле спорт төбәкләре исемлегендә саклап калу бурычы куела.