

Уфада фехтование буенча Русия халыклары Спартакиадасы башланды Ярышларда илебезнең 24 төбәгеннән 400 дән артык спортчы катнашачак.
Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны Башкортстан вице-премьеры — спорт министры Руслан Хәбибов сәламләде.
"Бу ярышларга аларның Русия җыелма командасына сайлап алу этабы булуы аерым әһәмият бирә. Ышанам ки, безнең фехтовкалаучылар югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәчәкләр һәм зур халыкара турнирларда ил исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәшәчәкләр. Безнең өчен мондый ярышларны кабул итү аеруча мөһим», — диде Руслан Хәбибов.
Русия фехтование федерациясе президенты Илгар Мамедов билгеләп үткәнчә, Уфа фехтование үзәге Русиядә генә түгел, бөтен дөньяда иң яхшылардан санала.
«Мондый зур чараның нәкъ менә Башкортстанда узуына без бик шат», - диде Илгар Мамедов. Турнир программасына өч төрле корал — рапира, шпага һәм кылыч буенча шәхси һәм команда ярышлары керә. Республика данын турнирда танылган башкорт фехтовкалаучылары Тимур Сафин, Егор Баранников, Искәндәр Булатов, Владислав Журавлев яклый. Хатын-кызлар арасында республикадан Аделина Заһидуллина, Аделина Бикбулатова, Анастасия Иванова, Полина Хәертдинова һәм Таисия Лькина чыгыш ясаячак. Башкортстан җыелмасының беренче медален Егор Баранников алып килде. Ул рапирада шәхси зачетта бронза призер булды.
Илшат Әхмәтов фотосы./БР Спорт министрлыгы.