Спорт
11 Августа , 14:40

Уфада фехтование буенча ярышлар башланды

УфадаУфада
Уфада

Спориакиада кысаларында үткәрелгән ярыш 10-18 август көннәрендә Башкортстан Республикасының фехтование буенча спорт әзерлеге үзәгендә уза.

Тантаналы ачылышта Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары - Башкортстан Республикасы спорт министры Руслан Таһир улы Хәбибов һәм Русия фехтование федерациясе президенты, фехтование буенча Русия җыелма командасының баш тренеры, Олимпия чемпионы Илгар Яшәр улы Мамедов катнашты.

"Бу ярышларга аларның Русия җыелма командасына сайлап алу этабы булуы аерым әһәмият бирә. Ышанам ки, безнең фехтовкалаучылар югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтәчәкләр һәм эре халыкара турнирларда ил исеменнән чыгыш ясау хокукы өчен көрәшәчәкләр. Безнең өчен мондый ярышларны кабул итү аеруча мөһим», - дип ассызыклады Руслан Хәбибов.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас