Спорт
8 Августа , 07:51

«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде

Бүген Көрәш сараеның кече аренасында «Көрәш көне» узды.

«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде
«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде

Әйтергә кирәк, Көрәш көне Петербургның «Турбостроитель» дзюдо клубы спортчыларының укыту-тренировка җыеннарының үзәк вакыйгасына әверелде.

Бу көнне бер татамида Санкт-Петербургның «Турбостроитель» дзюдо клубы вәкилләре, Башкортстанның гамәлдәге дзюдочылары һәм республикабызның дзюдо ветераннары очрашты. Мондый очрашу уртак тренировка уздыру гына түгел, төрле буын спортчыларны берләштерү, тәҗрибә уртаклашу һәм әлеге спорт төре традицияләренең дәвамчанлыгын саклап калу мөмкинлеге булды.
Уфада хәзер 17 яшьтән өлкәнрәк «Турбостроитель» дзюдочылары шөгыльләнә. Җыеннар Русия халыкара класслы спорт мастеры, 2000 һәм 2004 елгы Олимпия уеннарында катнашучы Евгений Станев һәм СССРның спорт мастеры, югары категорияле тренер Данил Волович җитәкчелегендә уза.
Евгений Станев сөйләгәнчә, команда Уфага РФ халыклары Спартакиадасыннан соң килгән. Спортчыларның бер өлеше җыеннарга Русия җыелма командасы составында китте, калганнары октябрьдә узачак ил күләмендәге чемпионатка әзерлекне дәвам итәләр.

Евгений Баранов фотосы. 

«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде
«Көрәш көне» татамида иң көчле клубларны һәм дзюдо буыннарын берләштерде
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас