Спорт
6 Августа , 08:36

Иң җитезләр көч сынашты

Август республикабыз башкаласында «Русия Халыклары спартакиадасы» дип аталган зуркүләмле спорт чарасы белән башланып китте.

Иң җитезләр көч сынаштыИң җитезләр көч сынашты
Иң җитезләр көч сынашты

Август республикабыз башкаласында «Русия Халыклары спартакиадасы» дип аталган зуркүләмле спорт чарасы белән башланып китте. Ул «Русия спорты» дәүләт программасы чикләрендә 2026 елның 31 июленнән алып 30 сентябренә кадәр барачак. Шул сәбәпле Уфаның спорт мәйданнары, кем әйтмешли, билен биштән буып, киңкүләмле ярышлар үткәрергә әзерләнде.

         Русия Халыклары спартакаидасы — илебездәге иң зур спорт вакыйгаларының берсе һәм ул 2028 елда Америкада үтәчәк Олимпия уенннарына әзерләнү өчен сайлап алуның төп этабы булып санала. РФ спорт министры, Русия олимпия комитеты рәисе Михаил Дегтяров белдерүенчә, спартакиада уңышлы чыгыш ясаган спортчыларга Русия җыелма командасына керүгә юл ачачак.

         «Русия Халыклары спартакиадасы» программасы ярышларына барлыгы спортның 43 төре кертелгән. Спорт ярышлары  Русия Федерациясенең 7 төбәгендә: Башкортстанда, Татарстанда, Калининград, Самара, Свердловск, Омск һәм Чиләбе өлкәләрендә бара.

         Ярышларда барлыгы 12 меңнән артык кеше, шуның 8100-гә якыны—спортчылар, катнаша. Шулай ук 2600 тренер һәм спорт белгече, 1800 спорт судьясы катнаша.

         Башкортстанда ярышлар спортның 7 төре буенча үтә. Республикага 1500-дән артык катнашучы килде. Шуларның 1100-е — спортчылар, 250-се —  тренерлар һәм спорт белгечләре, 150се — судьялар.

Әлбәттә, зур спорт чарасында республикабыз спортчылары да катнаша —Башкорстан данын 120 кеше яклый.

1 августта беренче стартлар Чишмә районының Келәш авылында һәм Уфа шәһәрендә бирелде. Чишмә районы территориясендә велосипед узышлары барды.  Шулай ук Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан Җылы күл буе спортчыларның киеренке ярышларыннан һәм аларга көч-дәрт бирүче, илһам өстәүче көярмәннәрнең тавышларыннан гөрләп торды.

 Җылы күл буенда спортчылар триатлон буенча көч сынашты. Триатлон спорты — ул өзлексез рәвештә, ягъни минут та ял итмичә, 1,5 километрга йөзүне, судан чыгу белән 40 километрга велосипедта узышуны, тиешле араны уткәннән соң, 10 километрга йөгерүне күзаллый. Бу кадәр чакрымнарны үтү спортчыдан никадәр көч, максатчанлык һәм искиткеч чыныгу таләп итә! Спорт — ул күз яшьләре һәм кан дип әйтәләр. Бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел.

         Иртән-иртүк триатлон буенча классик олимпия дистанциясенә ярышлар башланды. Спортчылар 1,5 километр ераклыкка йөзүдә, 40 километрга велосипедта узышта һәм 10 километр ераклыкка йөгерүдә көч сынашты.  Ярышларның барысы да Инорс бистәсе урамнарында һәм Җылы күлнең яр буенда барды. Спартакиаданы хатын-кызлар командасы ачты.  Киеренке көрәштән соң Диана Исакова Спартакиданың беренче чемпионы булды. Алтын медаль аныкы булды. Волгоград өлкәсеннән Валентина Рясова көмеш медаль яуласа,  Мәскәүдән Яна Ченская бронза медальгә лаек булды.

Ир-егетләр арасында триатлонда Мәскәүдән Михаил Бастраков 1 урынны алды. Волгоград өлкәсеннән килгән спортчы Денис Колобродов икенче урынга чыкса, Санкт-Петербург спортчысы Павел Сорокин өченче урынны алды. 

Шулай ук 1 августта велосипед спорты буенча ярышлар узды. Ярышлар Чишмә районында Уфа — Чишмә трассасындагы  Келәш, Ар һәм Кара-Якуп авыллары янында узды. Спортчылар шәхси узыш кысаларында 25 км араны үтте. Хатын-кызлар арасында  алтынны Анастасия Самсонова (Санкт — Петербург) яулады. 2 нче урында Тамара Дронова (Мәскәү), 3 нче урында — Дарья Фомина (Самара өлкәсе).

Ир-егетләр арасында 31 минут 35,8 секунд нәтиҗәсе белән Савва Новиков беренчелекне яулады. Икенче урында  — Кирилл Миллер (31.46, 9), өченче урында — Виктор Бугаенко (32.14, 8).

3 августта Уфада Русия Халыклары спартакиадасы – 2026 кысаларында велоспорт (шоссе) буенча төркемле узышларда җиңүчеләр билгеле булды

Хатын-кызлар төркем ярышында Анастасия Самсонова (Санкт-Петербург) җиңү яулады. Көмеш медальне — Марина Комина (Самара өлкәсе), бронза медальне Кристина Новикова (Санкт-Петербург) алды.

Ир-атлар  арасындагы төркем ярышында Даниил Мальцев (Мәскәү) җиңүче булды. Көмеш медальне Максим Мишанков (Төмән өлкәсе) яулады, өченче урынны Артур Ершов (Свердловск өлкәсе) алды.

 

Башкортстан Республикасы спорт министры урынбасары Артем Александрович Новиков билгеләвенчә, төбәк территориясендә велоспорт буенча ярышлар уздыру күркәм традициягә әверелде. "Спартакиададан  күңел хис-кичерешләр белән  тулы. Күркәм традиция буенча без, туганнарыбыз кебек, бөтен Русиядән велосипедта ярышу спортчыларын кабул иттек. Русия Халыклары спартакиадасы — илебездә иң мөһим спорт стартларының берсе. Без ярышларны оештыруга куркынычсызлык ягына гына түгел, кунакчыллык мәсьәләсенә дә зур игътибар бүлдек . Шуңа Күрә Чишмә районы халкы чираттагы тапкыр чын-чынлап истәлекле велоузышларның шаһиты булды»,—диде ул.

БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, БР спорт министры  Руслан Хәбибов  Башкортстанда Русия халыклары спартакиадасын үткәрү — ул республиканың спорт инфрастурктурасының югары үсеш дәрәҗәсен тану һәм Русия Федерациясе спорты ягыннан ышанычны дәлилли дип билгеләде.  Башкортстан бу ярышларны зуркүләмле спорт вакыйгасы итеп кенә түгел, ә республиканың көчен, аның оештыру мөмкинлекләрен һәм биредә яшәүчеләрнең спортка мәхәббәтен күрсәтә. Әлеге спорт чарасының Башкортстан спорт тарихында үзенең якты эзен калдырачагына шик юк.

 Шуның белән Башкортстанда 2026 елгы Русия Халыклары спартакиадасының беренче этабы рәсми рәвештә тәмамланды. Киләсе Спартакиада программасы кысаларында Уфада 10 августтан 18 августка кадәр — фехтование, ә 16—18 августта ишү слаломы буенча ярышлар узачак.

Иң җитезләр көч сынашты
Иң җитезләр көч сынашты
Иң җитезләр көч сынашты
Иң җитезләр көч сынашты
Иң җитезләр көч сынашты
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас