Спорт
1 Августа , 16:15

Спартакиаданың беренче җиңүчеләре

Бүген, 1 августта, Уфаның Җылы күл буена II Русия Халыклары спартакиадасында катнашучы спортчылар җыелды.

Спартакиаданың беренче җиңүчеләреСпартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Иртән-иртүк триатлон буенча классик олимпия дистанциясенә ярышлар башланды. Спортчылар 1,5 километр ераклыкка йөзүдә, 40 километрга велосипедта узышта һәм 10 километр ераклыкка йөгерүдә көч сынашты.  Ярышларның барысы да Инорс бистәсе урамнарында һәм Җылы күл яр буенда барды. Спартакиаданы хатын-кызлар командасы ачты.  Диана Исакова Спартакиданың беренче чемпионы булды. Волгоград өлкәсеннән Валентина Рясова көмеш медаль яуласа,  Мәскәүдән Яна Ченская бронза медальгә лаек булды.
Ир-егетләр арасында триатлонда Мәскәүдән Михаил Бастраков 1 урынны алды. Волгоград өлкәсеннән килгән спортчы Денис Колобродов икенче урынга чыкса, Санкт-Петербург спортчысы Павел Сорокин өченче урынны алды. 
Шулай ук 1 августта велосипед спорты буенча ярышлар узды. Ярышлар Чишмә районында — Уфа — Чишмә трассасында Келәш, Ар һәм Кара-Якуп авыллары янында узды. Спортчылар шәхси узыш кысаларында 25 км араны үтте. Хатын-кызлар арасында алтынны Анастасия Самсонова (Санкт — Петербург) яулады. 2 нче урында Тамара Дронова (Мәскәү), 3 нче урында — Дарья Фомина (Самара өлкәсе).
Ир-егетләр арасында 31 минут 35,8 секунд нәтиҗәсе белән Савва Новиков беренчелекне яулады. Икенче урында - Кирилл Миллер (31.46, 9), өченче урында - Виктор Бугаенко (32.14, 8).
Русия Халыклары спартакиадасы - 2028 елгы олимпия уеннарына төп милли сайлап алу чарасы. РФ президенты фәрманы буенча ярышлар илнең җиде төбәгендә, шул исәптән Башкортстанда да, үтә һәм ул октябрь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Программада - 44 спорт төре. Велоспорт һәм триатлоннан тыш, көрәш, ишү слаломы, йөзү һәм фехтование буенча турнирлар узачак.
 
Руслан ДӘҮЛӘТБИРДИН фотолары.
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Спартакиаданың беренче җиңүчеләре
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас