Бүген, 1 августта, Башкортстанда Русия Халыклары спартакидасына старт бирелде. Илебезнең иң көчле спортчылары велосипед спортында һәм триатлонда беренче медальләрне яулау өчен чәмле көрәш башлады.
Велосипедта узышлар Чишмә районы трассасында үтсә, триатлон буенча ярышлар Уфаның Инорс бистәсендә урнашкан спорт почмагы - Җылы күл буенда барды. Гомумән, быелгы август һәм сентябрь спорт вакыты булачак - ярышлар спортның 6 төре буенча: велосипедта узышлар, триатлон, спорт көрәше, ишү слаломы, йөзү һәм фехтование буенча барачак. Бу вакытта Русиянең бөтен төбәгеннән Уфага җыелган спортчылар йөгерәчәк, педаль һәм ишкәк ишәчәк, йөзәчәк, көрәшәчәк, шпагаларда җитезлекләрен сынаячак.
Мәгълүм булуынча, Русия Халыкларның II спартакидасы Башкортстаннан тыш, Русиянең 6 төбәгендә: Калиниград, Самара, Свердловск, Омск, Чиләбе өлкәләрендә һәм Татарстан Республикасында үтә. Асылда бу спорт ярышлары 2028 елда Америкада үтәчәк Олимпия уеннарына төп милли сайлап алуны, ягъни җыелма команданы төзүне күзаллый.
Руслан ДӘҮЛӘТБИРДИН фотолары.