

Киләсе ял көннәрендә Уфада һәм Башкортстанның Чишмә районында 2026 елгы Россия халыклары Спартакиадасын уздыруга бәйле рәвештә хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр гамәлдә булачак. Уфа (микрорайон Инорс):1 августта 07:00 -14:00;2 августта 06:00 -14:00. Ябылачак:
-Сельская Богородская урамы (51/3 нче йорттан Маршал Жуков урамына кадәр);
- Сельская Богородская урамыннан Ишкәкле слалом корылмалары комплексына кадәр юл; - Мушников урамы (Сельская Богородская урамыннан Баландин бульварына кадәр);
- Баландин бульвары (Мушников урамыннан Төхвәт Янаби бульварына кадәр).Чишмә районында: 1 августта 10:00 дән 17:00 гә кадәр Уфа - Чишмә юлының Кляшево - Арово - Кара-Якупово торак пунктлары районындагы участогы ябылачак.Машина йөртүчеләрдән вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап карауларын һәм маршрутны алдан ук уйлап куюларын сорыйбыз.