Спорт
16 Мая , 13:05

Андрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнашты

Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры, БР Бокс федерациясе президенты Андрей Назаров ир-атлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы Чемпионатын ябу тантанасында катнашты. Төбәк Министрлар кабинеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, зур спорт вакыйгасы ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев истәлегенә багышланган. Легендар очучының исеме ил тарихына тиңдәшсез батырлык һәм кыюлык символы буларак мәңгегә язылган.

Андрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнаштыАндрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнашты
Андрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнашты

— Ул уникаль очучы иде. Аның батырлыклары үсеп килүче буынга, безнең спортчыларга үрнәк булып тора. Безнең өчен бу чемпионатны Башкортстанда уздыру зур мәртәбә, — дип белдерде Андрей Назаров.

Ир-атлар арасында бокс буенча ИФО чемпионаты Башкортостан Республикасының фехтование буенча Уфа спорт әзерлеге үзәгендә 12 майдан бирле уза. Турнирда 13 төбәктән 88 спортчы катнашты. Шулардан 24 боксчы Башкортстан Республикасыннан.
— Башкортстан үзенең спорт традицияләре белән хаклы рәвештә горурлана. Аларда бокска аерым роль бирелә. Әлеге спорт төре белән бездә 10 меңнән артык кеше шөгыльләнә. Безнең спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда республиканы лаеклы тәкъдим итәләр, — дип тә ассызыклады Назаров.

Чыганак: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы.

Андрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнашты
Андрей Назаров ир - атлар арасында бокс буенча ПФО чемпионатын ябуда катнашты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас