Радий Хәбиров республикабызда туып-үскән спортчыларыбыз белән горурланып, социаль челтәрләрдә пост урнаштырган:
"Башкортстан - илебездә биатлон үсеше үзәкләренең берсе. Безнең матур традицияләребез бар һәм спортның бу төре буенча яхшы мәктәп булдырылган.
Күп кенә танылган спортчылар нәкъ безнең республикада туып-үскән. Шуңа күрә биатлонга мөнәсәбәт тә монда үзенчәлекле. Узган сезонда да биатлончыларыбыз җанатарларын сөендерде. Пекиндагы Олимпия уеннарының өч тапкыр бронза призеры Эдуард Латыйпов Альфа-Банк бердәмлек Кубогына ия булды. Елизавета Бурундукова бу сезонда җәйге биатлон буенча Русия чемпионатында спринтта республика тарихында беренче алтын медаль яулады, шулай ук халыкара ярышларда – бердәмлек Кубогында эстафетада җиңүче булды.
Әйткәндәй, узган ел Елизавета Башкортстанда кышкы биатлон буенча ил чемпионатында беренче җиңүче булган иде. Республикабызда биатлон сөючеләрне сезонның яхшы нәтиҗәләре белән котлыйм. Яңа җиңүләр һәм казанышлар көтәбез!", - дигән ул.