Спорт
15 Марта , 15:30

Куркак хоккей уйнамый!

Хәзерге заман яшьләре мәктәп елларыннан ук нинди дә булса спорт төрләре белән ныклап шөгыльләнә. Урта мәктәпне бетереп, югары уку йортларына кергән вакытка алар инде әзер спортчылар булып өлгереп җитәләр. Чөнки хәзерге балаларга һәр авылда шәһәрдәге кебек шартлар тудырылган, спорт заллары эшләп килә, төрле-төрле тренажерлар бар, волейбол, баскетбол, футбол командалары оештырылган. Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров карары нигезендә авыл тренеры программасы эшли башлады. Бу программа – бик вакытлы һәм бик тә кирәкле дип уйлыйм мин.


Ә хәзер үткән гасырның 70-80 елларына без үскән чорга әйләнеп кайтыйк. Юк, без үскәндә сугыш булмады, ачлыкны да күрмәдек, кияргә кием дә бар иде. Авылларда балалар саны күп иде, бер дә аптырап тормый идек, физкультура укытучысы: «Егетләр, футбол тубын минем йорттан, капка эченнән генә кереп алыгыз, яме!», – дисә, без бик шат булып мәктәптә дәресләр беткәнче алты сәгатъ буена футбол тибәргә әзер идек. Чөнки физкультура укытучысы булып тиешле белеме булмаган кеше эшли иде. Колхозда, я булмаса башка җирдә эшли алмаса, аларны мәктәпкә эшкә урнаштыра торган
иделәр.

Үзегез уйлап карагыз: махсус белеме булмаган, балалар яратмаган кешене мәктәпкә физкультура укытучысы итеп эшкә алалар. Ә шулар урынында бәләкәй чактан ук спорт белән мавыгып, төрле ярышларда катнашып, үзенең балачак хыялына ирешкән яхшы тренер булса, балаларга да, халыкка да, илебезгә дә күпме файда булыр иде. Бала бәләкәйдән математиканы, физиканы яки химияне белмәскә дә мөмкин. Ә менә бала физик яктан сау-сәламәт, таза булып, тормыш көтәргә әзер булырга тиеш.


Безгә мәктәпкә 8 чакрым йөреп укырга туры килде. Зуррак сыйныфка җиткәч, без чаңгыны
аяктан салмый торган идек. Мәктәпкә барганда да, мәктәптән кайтканда да чаңгыда йөри идек. Шундый ысуллар белән булса да районда үткән чаңгы ярышларына да әзерләнә һәм катнаша торган идек. Мәктәпне тәмамлап Башкортстан Авыл хуҗалыгы институтында укыган елларда да чаңгы ярышларында катнаштык, факультетлар арасында кызу ярышлар була торган иде. Безнең белән бергә ярышкан Евгений Зинковский, Николай Кириллов кебек егетләр Европаның бронза призерлары булдылар.


Институтны тәмамлап кайткач, әлбәттә, эшкә чумдык. Гаиләләр кордык, өйләр төзедек, балалар үстердек. Тик шулай да күп нәрсәне кеше факторы хәл итә. Әлшәй районы хакимиятен Мостафин Дамир Радик улы җитәкләгәч, районда хоккей белән шөгыльләнүчеләр саны кинәт артты. Ул иң беренче булып бозга үзе чыгып басты һәм Әлшәй районы командасын булдырды.


Мин элек-электән хоккей җанатары, Уфада укыган елларда хоккей белән дә шөгыльләнергә туры килде, хоккей матчларын боз сараена барып та, телевизордан да бик зур кызыксыну белән карап бардым. Балачактан ук һәр команданың һәр уенчысының исемфамилиясен яттан белеп бара идек. Үзебезнең районда ярышлар авыл командалары арасында, шуннан тирә-як районнар белән дә бик еш була башлады. Раевка авылында гына да ике боз тартмасы барлыкка килде, аларны вакытында кардан тазартып, су сибеп, ялтыратып тота башладылар. Киенеп-чишенер урыннары җылытыла башлады. Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафинның инициативасы белән яңа спорт формалары, башка төрле кирәк-яраклар, ярышларга барыр өчен бензин, командировка акчасы да һәм башка кирәк-яраклар хәстәрләнде. Шундый ук принцип белән ул авыллардагы хоккей командаларына да тимераяклар, хоккей формалары бүләк итте, аларга матди һәм мораль яктан ярдәм итте. Район гәзите битләрендә булачак матчлар турында игъланнар да чыга башлады.

Хоккей уены – ул азартлы уен кебек, аңа бер тартылып китсәң, аерылырмын димә. Бозда уйнаган егетләргә, әлбәттә, бик кызу була торгандыр. Әмма без – җанатарлар нинди генә суыклар булса да, төпләгән пималарыбызны киеп булса да хоккей карарга бара башладык. Ялларыбыз бик күңелле үтте. Хоккейны яратучы дуслар табыла, алар арасында чын җанатарлар да күбәя. Шулай итеп, безнең күз алдында Әлшәйнең «ДИМ» хоккей командасы ныгынды, ул көннән-көн кыюырак уйный башлады. Дамир Радикович та каршы як капкасына алкаларны ешрак ыргыта башлады. Безнең район командасы Республика күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар алды һәм, ниһаять, чемпион титулын яулады. Ярышларда катнашучы Чакмагыш, Чишмә районнарының көчле командалары нинди генә каршылык күрсәтмәсен, әмма Әлшәй районы командасының осталыгы һәм җиңүгә булган теләге көчлерәк иде.


Хәзерге көндә Раевка авылында яңа боз сарае төзелә. Әлбәттә, бу киләчәк буыннар өчен тагын да бер стимул булыр дип ышанасы килә. Мин еш кына Уфада иртәнге сәгать җиде белән сигез арасында эшкә барырга чыгам. Шунда юлда Рихард Зорге урамындагы боз сараеннан иртәнге күнегүләрдән соң таралышкан 8-10 яшьлек малайларга тап булам. Хоккей характер, тырышлык, түземлек, көч, чыдамлык, ныкышмалылык таләп итә һәм шундый сыйфатларны һәр булачак спортчыда тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

Йокларга яратсаң, синнән бернинди дә хоккейчы чыкмаячак. Әгәр дә катгый таләпләрне үтәсәң, күнегүләргә бер минут та соңга калмасаң, мәктәптә дә укуыңда башкалардан артта калмасаң, әлбәттә сине дан көтә, танылу көтә һәм син шул чагында гына үзеңнең балачак хыялларыңны тормышка ашыра алачаксың!


Фәнүз ШӘГАЛИЕВ.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас