Алда яңа уңышлар телибез.
Чакмагышның чакматаштай егетләре һәм кызлары, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында мас-рестлинг буенча Идел буе Федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә 15 медаль яулады.
Ярышлар 28 февральдән 2 мартка кадәр Уфа шәһәрендә узды.
Ярыш нәтиҗәләре:Егетләр һәм кызлар (14-15 яшь)Асылгәрәев Арсений - 50 кгГалиев Аяз - 70 кгАхметшина Вилиза - 50 кгШәйхетдинова Ләлә - 60 кгЛатыйпова Диана - 50 кг16-17 летСәлимова Диана - 70 кгТөхбәтуллин Сәмирхан - 60 кг
Юниорлар егетләр һәм юниор кызлар (18-21 яшь)омәров Роберт - 105кгХабирова Азалина - 80 кгрын - Савин Эмиль - 105 кг
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар (18+)Гомәров Роберт - 105 кгХабирова Азалина - 75 кгИльясов Алмаз - 80 кгГомәров Илдус - 105 кгСавин Эмиль - 105 кг
Җиңүчеләр Башкортстан Республикасы данын Саха (Якутия) республикасында һәм Чувашия Республикасында узачак чемпионатта һәм беренчелектә яклаячак.
Спортчыларны һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ильясов Алмаз Салават улын соклангыч уңышлары белән котлыйбыз. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска һәм яңа спорт биеклекләрен яулауларын телибез.
“Балалар һәм үсмерләр” гомумдәүләт проекты кысаларында яңа мөмкинлекләр ачылсын, күбрәк яшьләр спортка тартылсын, җиңү тәмен татысын.