Спортта физик көч кенә җиңүгә илтәме?
Башкортстанда туып-үскән боксчы туташ Зәринә Таиландта узган халыкара турнирдан зур җиңү белән кайтты.
Сибай кызы Зәринә Исламова билгеле Тай спортчысы Sanehjanны шик калмаслык итеп җиңүгә ирешкән. Бу җиңү – муай-тай юнәлешендә ифрат зур җиңү билгесе!
Тай боксы буенча халыкара турнир Бангкокта узды. Ә анда җиңү яулаган Зәринәнең беренче генә уңышы түгел.
2023 елда Зәринә Исламова муай-тай буенча Русия чемпионы титулын яулаган иде. 2024 елда Грециядә Тай бокс буенча дөнья чемпионатында җиңде, 2025 ел башында Таиландта халыкара титул яулады.
Шунысы игътибарга лаек, Зәринә көрәшкә милли костюм атрибутларын – ир-егетләрнең мех бүреген һәм хатын-кызларның түшлеген киеп чыккан. Җиңүче үзе аңлатканча, бу аның өчен бик зур эчтәлекле символика булган.
«Минем өчен бу кече ватанымның көчен һәм ярдәмен тою ысулы иде. Башкортстанга карата мәхәббәтем миңа рух ныклыгы, зирәклек һәм җиңүгә таба өстәмә көч бирә", - дип уртаклашкан Зәринә.
Туташ бокс белән 13 яшьтән шөгыльләнә.