Барлык яңалыклар
Спорт
16 февраль , 14:38

«Син уенда» конкурсының төп бурычы – халыкны спортка җәлеп итү

Күпме бездә андыйлар? 

«Син уенда» конкурсының төп бурычы – халыкны спортка җәлеп итү
«Син уенда» конкурсының төп бурычы – халыкны спортка җәлеп итү

«Син уенда» конкурсының төп бурычы – русиялеләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә ярдәм итә торган проектларны табу. "Син уенда" ел саен спорт министрлыгы ярдәмендә "Русия спорты" дәүләт программасы буенча үткәрелә.

Номинацияләрдә җиңүчеләр 500 мең сум, ә гран-при иясе 1 миллион сум алачак. Финанс ярдәменнән тыш, катнашучыларга белем бирү акселераторы, тармак экспертлары ярдәме, проектларны эшләп бетерү һәм партнерларны җәлеп итү буенча консультацияләр дә бар. Болар барысы да - аларның инициативалары өчен кирәкле ярдәм.

Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү 2026 елның җәендә Мәскәүдә узачак.

Конкурста 18 яшькә җиткән, илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданы, шулай ук спорт проектларын, шул исәптән гаилә проектларын - балигъ булмаган балалар катнашында гамәлгә ашыручы Русия юридик затлары һәм шәхси эшкуарлар катнаша ала.

Гариза бирү өчен тывигре.рф сайтында форма тутырырга кирәк.

«Син уенда» VI сезоны турында тулырак мәгълүмат тывигре.рф рәсми сайтында бастырылачак.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас