Спорт
13 Февраля , 13:25

Хоккей күгендәге йолдыз

Хоккей күгендәге йолдыз Марат Хөснетдиновның исеме бүген бөтен дөньяга билгеле.

Благовар районы Языково авылында 50 ел гомер итүче абруйлы, уңган, итагатьле, тату Хөснетдиновлар гаиләсен яхшы беләбез. Мәсхүт Мәхмүт улы белән икебез дә районыбызның Былышлы авыл Советы биләмәсендә туып-үстек, шундагы мәктәпне тәмамладык, Авыл хуҗалыгы институтында укып, хезмәт юлларын да Благовар кошчылык фабрикасында башладык.
Тормыш иптәше Ямал Вәрис кызы Учалы районының Колаш авылыннан. Алар Башкортстан Авыл хуҗалыгы институтында укыганда танышканнар. Яшьләр 4 курста укыганда гаилә коралар. Бу гаиләдә бер-бер артлы Азат һәм Олег туа. Аннары Марат Хөснетдинов дөньяга аваз сала.
Язмамның төп герое Маратка – 23 яшь. Ул инде профессиональ хоккейчы. Соңгы арада игътибар иткән булсагыз, Марат дөньякүләм билгеле хоккейчыга әверелде.
Маратны Ирина 4 яшьтән “Ак аюлар” спорт мәктәбенә йөртә башлый. Әтиләре Азамат хәрби кеше булу сәбәпле, бала тәрбияләү бурычы күбрәк әниләренә кала. Соңрак Марат Подольск шәһәренең “Витязь” клубында хоккей серләрен үзләштерә һәм үзен бик яхшы осталыкка ия итеп таныта башлый. Аны Санкт-Петербургның СКА командасына алалар, ул беррәттән Яшкин, Гусев, Хәйруллин һәм башкалар белән бергә уйный. Хөснетдинов үсмер вакытта Русиянең хоккей буенча җыелма командасы составында илебезнең даны өчен уйнады. «СКА-1946» клубы составында 2021/22 сезонында – Харламов Кубогы иясе. Төп команда белән бергә 2021/22 сезоны нәтиҗәләре буенча Русия чемпионатының бронза призеры булды. 2023 елның февралендә Континент Кубогы иясе һәм яңадан ил чемпионатының бронза медальләрен яулады. Һәм тагын алга, үсешкә таба бар тырышлыгын сала егет.
Ямал Варис кызы Маратның 4 яшьлек чагында Яңа елга кунакка кайткан вакытларын искә төшерде. Кунакта рәхәт, әмма спорт ялкаулыкны кичерми, күнегүләрне калдырмаска кирәклеген бала да аңлый. Ләкин ул вакытта авылда Боз сарае юк. Маратны иртәнге 4тә уятып, юрганга төреп, җиңел машинаның арткы утыргычларына салып, Уфага Спорт сараена юл тоталар. Иртәнге сәгать 7дә башланган күнегүләрне уңышлы үткәреп, Маратны шулай кышкы каникул беткәнче Уфага йөртәләр. Күз алдына китерегез әле, әгәр дә баланың үзендә ихтыяр көче булмаса, егет булгач шундый уңышларга ирешер идеме?
Үткән елның март аенда Марат Хөснетдинов АКШка Миннесота хоккей командасына алына, азрак уйнагач, Маратны “Бостон”га алыштырып алалар. Үзенең яхшы уены белән ул “Бостон” командасы җитәкчеләрен, җанатарларын шатландыра. Үткән уенда “Нью-Йорк Рейнджерс” – “Бостон” командасы арасындагы уенда ул 4 алка кертә, уен 10:2 исәбенә аларның җиңүе белән тәмамлана. 21 гасырда шундый күләмдә алка кертүчеләр бүгенге көндә 9 гына уенчы исәпләнә, шуларның берсе – якташыбыз Марат Хөснетдинов. Без аның белән горурланабыз.
Бүгенге көндә Маратның икетуган ике энекәше дә Мәскәүдә яши. Олегның 4 яшьлек улы Малик Б.П. Михайлов исемендәге хоккей академиясендә һәм 9 яшьлек Артур (Азат улы) Химки шәһәренең “Эскадрилья” командасы капитаны буларак уйный, аларга Марат абыйлары үрнәк булып тора.
Заманында Мәсхүт Мәхмүт улы “Чәрмәсән” совхозы директоры булып эшләгәндә, авылда хоккей уйнаучы егетләргә “Салават Юлаев” командасы спортчыларының иске формасын (киемнәрен) алып кайтып биргән. Шулар арасында, ул искә алуынча, Ирек Гыймаевның формасы да булган.
Ә бүген картәти белән нәнәй телевизор аша оныкларының уенын карый. 

Хөснетдиновлар гаиләсе СВОга зур ярдәм дә күрсәтә. “Хәрбиләргә ярдәм итүне бурыч итеп куйдык: волонтерлык эшен – бу яшеренү челтәре, маскировкалаучы халатлар һәм башка әйберләрне үрүне чын күңелдән башкарабыз. Чишмәгә, Уфага
барып өйрәнеп кайттык. Эшне башлаганда материал сатып алу өчен Мәскәүдән улларым Азамат, Азат, Олег акча җибәрделәр. Авылдашларым күп тапкырлар акчалата ярдәм иттеләр, әле дә шул эш дәвам итә”, – ди Хөснетдиновлар.
Бу гаилә авылдашларына да үрнәк булып тора. Дәү әни, дәү әти эзеннән атлап килүче 7 оныклары да читтән киңәш эзләми, алар үрнәгендә ныклы, дөрес, ышанычлы тормыш сукмагыннан атлый.
Үрнәк тә, горурлык та, кече туганнарына остаз да булган Марат абыйлары да шул нигездә тәрбия алган. Марат Хөснетдинов узган елда Санкт-Петербург гүзәле София белән гаилә корды. Дөнья киңлегендә исеме балкыган, яңгыраган якташыбыз, хоккейчы егет Марат Азамат улының уңышлары турында киләчәктә дә яхшы хәбәрләр генә ишетербез дип ышанабыз.


Зәйтүнә ШАРАПОВА,
Рифхәт АСАЕВ.
Благовар районы,
Языково авылы.

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас