Бүген, 9 февральдә, оператив киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров узган атнада Туниста үткән юниорлар арасында Фехтование буенча дөнья кубогы этабында җиңгән Башкортстан спорты вәкилләренә республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Рапирачылар Әмир Фәхретдинов һәм Ростислав Хәмдамов турнирның алтын һәм көмеш медальләрен яуладылар. Алар шулай ук Санкт-Петербург спортчылары белән берлектә команда ярышларында “алтын” алдылар.
Радий Хәбиров Әмир Фәхретдиновка Башкортстан Башлыгының Рәхмәтен тапшырды. Моннан тыш, югары спорт казанышлары өчен республиканың Мактау грамотасы белән Фехтование буенча Уфа олимпия резервы спорт мәктәбе тренер-укытучысы Тимур Арсланов һәм Русия Фехтование федерациясенең халыкара категорияле судьясы Раил Нәгыймов бүләкләнде.
– Бу – бөек җиңүләр. Егетләрне котлыйсым һәм аларга уңышлары өчен рәхмәт белдерәсем килә, – диде Радий Хәбиров. – Бу дисциплина буенча безнең төбәктә Фехтование үзәге методик үзәк булып тора. Биредә масштаблы турнирлар да уздырыла. Зур спорт зур ярышлардан башка булмый.