Башкортстан спортының легендасы Әгълә Җәмгытдин улы Кучумовның 88 яшьлеген якташлары зур рухи күтәренкелек, ихлас шатлык һәм олы горурлык хисе белән үткәрделәр.
Әгълә абый белән бик күптәннән танышбыз. Аспирантура тәмамлап БДУга кайткач, мин аның кулы астында эшләп алдым. Башта аның урынбасары идем, аннан ул, мине үз урынына калдырып, авиация институтына күчте. Әгълә абыйның ул вакытта медальләре юк иде әле. Авыр чир белән бугазга-бугаз тартышкан, ләкин һич тә бирешмәгән чаклары булган. Авыруы хакында әле генә беләбез, ә ул чакта сиздермәгән абзыебыз. Шаяноптимист рухлы, уңган-хәрәкәтчән, ярдәмчел һәм ихлас абый. Кешеләргә ярдәм итү, изгелек кылуны яраткан шөгыле – хоббие иткән сирәк затлардан ул. Абзыемның шулкадәр югары эчке культуралылыгының серен әлерәк кенә ныклап төшенгәнбездер. Сәбәбе, сере бик гади: хәзрәт, мулла малае изге күңелле булмыйча нинди була алсын! Заманында мулла вазифа-миссиясен тарту өчен әтисе Җәмгытдин агага никадәр фидакарьлек, эчке инану, акыл, рух бөтенлеге һәм зыялылык кирәк булгандыр. Һәм шул изге юлны бүген Әгълә абыйның дәвам итүе үзе үк табигый бер гармониянең чагылышы кебек кабул ителә.
Әгълә абый язмышындагы тагын бер нәрсә сокландыра мине. Яшь чагында бер ярыш барышында гына да ике-өч тапкыр “эләктереп ала” торган приступларга да карамый, ул үзенекен итә һәм кат-кат чемпион була. Бавыр авыруы аркасында аңа, климатны алыштыру өчен, Тадҗикстанга китәргә дә туры килә. Ул якларда университетның математика факультетын тәмамлап, туган җирләренә кайта ул. Яшь чакта спортта казанышлар яулаган Әгълә Кучумов 14 еллап спортны ташларга мәҗбүр була. Инде инвалидлык группасы алып, төтенләп-пыскып дигәндәй, дөнья көтәсе генә кала. Һәм күпләр шулай эшлиләр дә. Ләкин Әгъләләр токымы андыйлардан түгел. 20 еллап элек ул яшь чакта бергәләп ярышларга йөргән дусларын очрата. Алар, яшьләр спортын калдырып, ветераннар арасында спорт йөрү белән шөгыльләнәләр икән. Әгълә абыйны да үзләренә дәшә. Күнегүләр ясый башлый, ярышларда катнаша, ләкин бер табиб хатасы аркасында алган каты җәрәхәт әледән-әле үзен сиздерә: ярыш азагына киемнәре канга чылана.Табиблар каршы булса да, тагын бер кат спортның тәмен татыган Әгъләне беркем дә, бернәрсә дә туктата алмый. Үзсүзле, андыйларны принципиаль, диләр, Кучумов дуслары белән күнегүләр генә эшләп калмый, ә ярышларда катнашып, барын да артта калдыра, чире дә юкка чыга.
Шуннан бирле ул спорттан аерылмый, бер ярыштан икенчесенә кадәр булган вакыт белән гомерен үлчи башлый. Бик күп илләрдә ярышларда катнаша, һәм гадәттә чемпион һәм рекордчы булып кайта.
Инде килеп, Әгълә абыйны яңача күреп алдым. Мәңге яшь абзыебыз бик пөхтә мөселман сакалы калдырып, аксакаллар сафына атлаган икән. Котлы булсын, мөбарәк булсын, дим күңелемнән. Әгълә абый Ислам университетын кызыл дипломга тәмамлаган, әллә кайчан намазга да баскан, уразасын да калдырмый икән. Ураза хакында сорашам. “Намаз, ураза миңа көч кенә бирә, тәндә бер җиңеллек, көч-куәт кенә сизәм, – ди ул. – Тән тазалыгына җан чисталыгы, күңел хозурлыгы өстәлә, шуңа да диннең биниһая олуг көченә таянам. Минем спортта гына түгел, яшәвемдә дә яңа бер сулыш ачылган итеп тоям”,– ди аксакал.
Бельгия, Япония, Чехия, Греция, Италия, Австралия, АКШ, Испания, Бразилиягә илнең, республиканың данын җиткерүче дә, туган авылы Катайда музей, Уфа – Бакалы марафонын оештыручы да ул – легендар Әгълә Кучумов.