Барлык яңалыклар
Спорт
8 гыйнвар , 22:52

Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә

Дүртөйле районында урнашкан атчылык спорты комплексыннан репортаж тәкъдим итәбез.

Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә
Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә

«АРГАМАК» 1983нче елда Карл Маркс исемендәге колхоз базасында балалар ат спорты мәктәбе буларак ачылган. Комплексның эшчәнлек юнәлешләре: атлар үрчетүне һәм ат спортын үстерү, ярышлар үткәрү, районкүләм, республика һәм бөтенрусия дәрәҗәсендәге ярышларда катнашу, балаларга һәм өлкәннәргә атта йөрергә өйрәтүне максат итеп куйган. Шулай ук иппотерапия каралган. Атка атланып йөрү һәм бу хайван белән аралашу сәләмәтлеге чикле булган балаларны һәм өлкәннәрне савыктыру һәм социаль адаптацияләүдә нәтиҗәле һәм комплекслы юнәлешләрнең берсе булып та тора әле.

Монда яңа гына атта йөрергә өйрәнергә теләгән һәм тәҗрибәле җайдакларга да үз осталыгын үстерүдә ярдәм итә торган тәҗрибәле тренерлар эшли, мастер – класслар да даими  рәвештә оештырыла. Ә спортсменнар төрле кимәлдәге ярышларда актив катнашып призлы урыннарны яулый.  

8 гыйнвар көнне «Аргамак» ат спорты комплексы Яңа елда сезонны «Ачык ишекләр көне» чарасы белән ачып җибәрде. Бу вакыйга актив ялны яратучылар, атлар турында күбрәк белергә теләгән һәрбер кеше өчен менә дигән мөмкинлек булды.

 «Ачык ишекләр» көне программасында кунаклар төрле токымдагы атларны күрә алды, аларның үзенчәлекләре һәм тәрбиясе турында мәгълүмат алдылар.

 Тәҗрибәле тренерлар атка атлану буенча мастер-класслар үткәрде, һәркем өчен җайдак ролен сынап карау мөмкинлеге булды. Аннары атлар асрала торган биналар белән таныштырдылар. Ә манежда пони атларында йөрергә дә мөмкинчелек бар иде. 

 Комплекста дуслык мохите хөкем сөрә, хезмәткәрләр һәрвакыт ярдәм итәргә һәм сорауларга җавап бирергә әзер. Бу урын гаилә яллары өчен дә, чаралар оештыру өчен дә бик кулай. Шуңа күрә дә бүген гаиләләре белән килүчеләр күп иде

«Аргамак»та «Ачык ишекләр көне» — ат спорты дөньясы белән ныграк танышу һәм бер фикердәгеләр белән аралашу өчен тулы мөмкинлек бирде. Бизәлгән атларда утырып йөрү-кәефләрне күтәрде. Балаларның каникул яллары вакытында шундый күркәм бәйрәм үткәргән комплекс директоры Ильшат Махмутовка һәм хезмәткәрләргә уңышлар телисе килә.

Бизәлгән ат чаналарына утырып йөрү бәхете миңа да эләкте. Кышкы юлдан атлар чаптыра, карлы буран безгә юлдаш. Алда яшь кучер утыра... Бәләкәй чакта ятлаган, Габдулла Тукай язган шигырь исемә төште «чаптыра атларны кучер, суккалап та, тарткалап...»

Дуга өстендәге кыңгырауларның чың-чың килүе җырны да исемә төшерде.

 «Җиз кыңгырау тагып кына,

Атларда чабып кына,

Килер идем яшьлегемнән

Тик сине алып кына...» Җырның сүзләрен Әнгам ага Атнабаев язса, башкаручысы якташым Илфак абый Смаков булды. Хәтирәләр... Искитмәле матур көн булды бу.

Раушания Исхакова. Дүртөйле шәһәре.

Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә
Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә
Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә
Раушания Исхакова: Дүртөйледәге «Аргамак»та ял мизгелләре күңелле үтә
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас